16+

Минем исемнән кредит алсалар нишләргә?

Мин командировкада чакта, икенче шәһәрдә минем исемгә кредит рәсмиләштергәннәр, мин нишли алам? Рамис Фәттахов, Казан.

Мин командировкада чакта, икенче шәһәрдә минем исемгә кредит рәсмиләштергәннәр, мин нишли алам? Рамис Фәттахов, Казан.

Сорауга Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Марсель ШАҺИДУЛЛИН җавап бирә.
– Бу очракта сезгә кичекмәстән хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәргә, гариза язарга кирәк. Документлар булса, әйтик, сезнең исемгә ясалган ялган паспорт, кредит рәсмиләштерү турындагы белешмәләр – барысының да күчермәләрен полициягә тапшыру сорала. Моңа өстәп, үзегезнең командировкада булуыгыз­ны раслый торган документлар: поездга билетлар, кибет чеклары, башка документларны бирү дә комачау итми. Мондый көтелмәгән хәлләргә очрамас өчен, документларыгызны һәрчак җыеп йөрегез, паспортыгызны залогка куймагыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading