16+

Ни өчен кычыткан чага?

Бакча җыештырганда ялгыш кына кычытканга эләгеп киттем. Яңа гына чыккан булса да каты чакты. Нигә кычыткан шулай “тешли” икән соң ул? Гүзәл Фәрдиева, Апас.

Ни өчен кычыткан чага?

Бакча җыештырганда ялгыш кына кычытканга эләгеп киттем. Яңа гына чыккан булса да каты чакты. Нигә кычыткан шулай “тешли” икән соң ул? Гүзәл Фәрдиева, Апас.




 Кычытканга игътибар белән карасаң, ботаклары да, яфраклары да сизелми торган вак йон белән капланган икәне күренә. Кул белән кагылсаң, алар җиңелчә генә чәнчеп ала. Бу вак энәләргә кагылганда аларның очы “сына”, һәм тәнгә чага торган матдә эләгә. Ул сыекча кырмыска кислотасы, В4 витамины, гистаминнан тора. Әлеге сыекча үзенә күрә агу. Дөрес, ул көчле түгел. Ул кешенең гомеренә куркыныч тудырмый. Киресенчә, кайчакта файдалы булырга да мөмкин, кан әйләнешен тизләтә. Шуңа да кайчакта мунчада кычытканнан ясалган себерке белән чабыналар. Шул ук вакытта кайбер кешеләрдә кычыткан аллергия китереп чыгарырга мөмкин. Иммунитеты какшаган кешеләр өчен бу үсемлек киңәш ителми.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading