16+

Нигә кар миллиметр гына яуды, диләр?

Кыш башында яумаган кар гыйнварда рәхәтләндерде. Берничә көн тоташ кар яуды, буран булды. Еш кына кар күләмен билгеләгәндә, журналистлар: «Кар бер көндә 13-20 миллиметр яуган», – дип сөйли. Урамга чыксаң, карга тездән батасың лабаса? Яуган кар миллиметр гына түгел бит. Айзилә Гарипова, Әлки.

Татарстанның Гидрометеорология үзәгендә аңлатуларынча, явым-төшемнәрне метеорологлар үзләренчә билгели. Алар өчен яуган карның биеклеге белән явым-төшемнең күләме бөтенләй икесе ике нәрсәне аңлата икән. Тездән яуган кар, әлбәттә, миллиметрлар белән исәпләнә алмый, кар катламының биеклеге 50 сантиметрга да җитәргә мөмкин. Шул ук вакытта явым-төшемнең күләме 20 миллиметр тирәсе дип кенә бәяләнә. Баксаң, метеорологиядә 1 миллиметр кар якынча 1-1,5 сантиметр кар катламы биеклегенә тиң икән. Явым-төшемнең миллиметры – бер квадрат метрга туры килгән бер литр су күләме. Һәр метеостанциядә дә явым-төшемнең күләмен билгели торган махсус чиләкләр тора. Кар, боз кебек явым-төшемнәр эретелә, су хәленә китерелә, аннары гына күләме үлчәнә.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading