16+

Өстәмә эштән ничек баш тартырга?

– Мин почтада эшлим. Безнең өлкәдә эш бик авыр, хезмәт хакы аз. Шул сәбәпле хат ташучылар еш алмашына. Үч иткәндәй бер көнне тагын берсе эштән китте. Өчәү идек – икегә калдык.

Өстәмә эштән ничек баш тартырга?

– Мин почтада эшлим. Безнең өлкәдә эш бик авыр, хезмәт хакы аз. Шул сәбәпле хат ташучылар еш алмашына. Үч иткәндәй бер көнне тагын берсе эштән китте. Өчәү идек – икегә калдык.

Аның эшен безгә бүлеп бирмәкчеләр. Үзебезнекен чак эшләп өлгерәбез, дигәндәй, өстәмә йөк тартырга көч җитми. Әгәр дә баш тартсак, безне эштән куарлар дип тә борчылабыз. Ризалашкан очракта безгә өстәмә хезмәт өчен түләнергә тиешме?
Ирина Вафина,
Кукмара.

Россия Хезмәт кодексының 60.2нче маддәсе, 1нче бүлегендә искәртелгәнчә, хезмәткәргә өстәмә эш бары тик аның язмача ризалыгы буенча гына йөкләнергә мөмкин. 

Әгәр дә сез риза түгел икән, җитәкчелек сезне төп эшегез белән бергә башка хезмәткәрнең эшен дә алып барырга мәҗбүр итә алмый, билгеле. Моңа аның хокукы юк. Өстәмә эш башкарудан баш тарткан өчен сезне эштән дә куа алмыйлар. Аның өчен нигез юк. Сез үз эшегезне эшлисез бит, вазифагыз буенча эшләргә тиешлесен үтисез. Әгәр дә өстәмә эшне башкарырга ризалашасыз икән, моның өчен сезгә өстәмә хезмәт хакы түләнергә тиеш. Россия Хезмәт кодексының 151нче маддәсе һәм әлеге кодексның 21нче маддәсе 2нче бүлеге искәрткәнчә, сез бушка эшләргә бурычлы түгел.     

Өстәмә түләү күләме хезмәт килешүендә катнашучы якларның килешүе буенча өстәмә эшнең эчтәлегеннән һәм күләменнән чыгып билгеләнә. 
Эштән киткән хезмәткәрнең эшен икегә бүлүләрен күздә тотсак, өстәмә түләүне һәрберегез өчен аның хезмәт хакның яртысы күләмендә билгеләү турында килешү урынлы булачак. 

Өстәмә эш башкарудан баш тартырга телисез икән, моның өчен үз таләпләрегезне күрсәтеп, ирекле рәвештә гариза язарга кирәк. Эш бирүчегә шул хакта кимендә өч эш көне алдан хәбәр итәргә туры киләчәк.  

Фото: https://www.freepik.com/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading