16+

Парковканы ничек рәсмиләштерергә?

Инвалидлар өчен бушлай парковка урынын рәсмиләштерүгә ничек рөхсәт алырга? Туганым 1 төркем инвалид. Аны шәһәр буйлап таксида йөртергә туры килә. Тиешсез урында туктагансыз дип штраф салмасыннар өчен, алдан чарасын күрергә мөмкинме? Шул хакта аңлатыгыз әле. Казаннан газета укучыгыз.

Парковканы ничек рәсмиләштерергә?

Инвалидлар өчен бушлай парковка урынын рәсмиләштерүгә ничек рөхсәт алырга? Туганым 1 төркем инвалид. Аны шәһәр буйлап таксида йөртергә туры килә. Тиешсез урында туктагансыз дип штраф салмасыннар өчен, алдан чарасын күрергә мөмкинме? Шул хакта аңлатыгыз әле. Казаннан газета укучыгыз.

Киров районы пенсия бүлегенең клиент хезмәте җитәкчесе Вера Гордеева әйтүенчә, 1 июлдән “Россиядә инвалидларны социаль яклау турында”гы канунга үзгәрешләр кертелгәннән соң, инвалид кешене, йә физик яктан мөмкинлеге чикле баланы йөртү өчен кулланыла торган машинага бушлай парковка урынын хәзер онлайн рәсмиләштереп була.

Гаризаны дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинет, йә күпфункцияле үзәк, инвалидларның федераль ресстры сайтындагы шәхси кабинет аша да тапшырырга мөмкин. Анда машинаның моделен, дәүләт номерларын күрсәтергә кирәк. Бушлай парковкага хокук барлыгын исбатлап тору кирәкми, бу хакта мәгъүмат инвалидларның федераль реестры базасына кертелгән була. Бушлай парковка урыннары I, II төркем инвалидны, физик яктан мөмкинлеге чикле баланы йөрткәндә тиеш.

III төркем инвалид мөстәкыйль хәрәкәтләнә алмаса, машинаны парковкада бушлай калдырырга була. Канунга кергән үзгәрешләр буенча, хәзер гаризаны бер транспортка гына тапшырып була. Ләкин транспорт чарасы турында мәглүматны үзгәртергә мөмкин. Шул рәвешле инвалидны йөртәчәк такси машинасының номерларын да кертергә була. “Инвалид” билгесен 2020 елның 1 июленә кадәр алган кешеләр бушлай парковкадан ел азагына кадәр файдалана алачак. Киләсе елдан исә бушлай парковкага рөхсәт бары инвалидларның федераль реестрындагы мәгълүматларга карап кына биреләчәк.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading