16+

Акканат күбәләгенә ничек көрәшергә? Ысулларын өйрәтәбез

24 мая 2025, 09:15
690
0
0
Уку өчен 5 минут

Көлсу аксыл төстәге, сөйкемсез вак корткыч – акканат күбәләге берничә ел элек бакча күршем Эльмираның теплицасында гөрләп үсеп утырган бөтен яшелчә рассадасын санаулы көннәр эчендә харап итте.

Акканат күбәләгенә ничек көрәшергә? Ысулларын өйрәтәбез

Көлсу аксыл төстәге, сөйкемсез вак корткыч – акканат күбәләге берничә ел элек бакча күршем Эльмираның теплицасында гөрләп үсеп утырган бөтен яшелчә рассадасын санаулы көннәр эчендә харап итте.

Ул дачасына атнага бер генә мәртәбә килә, шунлыктан әлеге ачтамаклы, бик тиз үрчүче корткычлар чирүе пәйда булуын вакытында күреп алып, аларга каршы аяусыз көрәш башларга соңга калды. 

Күршемнең әйтүенчә, бу корткычлар аның бүлмә гөлләренә көн күрсәтмәгән, сутларын суырып, сабакларын корыткан. Тәрәзә төбендә үскән томат, борычларына ияреп бакчага килгән. “Ул хәшәрәтләрне чәчәк кибетеннән гөлләр сатып алганда ияртеп кайттым ахрысы”, – дип уфтануы исемдә. Ул елны күршем теплицасын көчле агуга коендырырга мәҗбүр булды. Качып котылган күбәләкләр тирә-күршеләргә очып кергәләде. Дошманның чын йөзен ачыклаганга күрә, ул чакта бергәләп көрәшеп, корткычларга үрчергә ирек бирмәгән идек. Акканат теплицадагы үсемлекләрне дә, ачык грунттагыларын да аямый. Аларны тишеп согын эчүе генә җитмәгән, гөблә шикелле, үзе тамак ялгаган урында татлы сыеклык бүлеп чыгарып калдыра. Ә анда исә, тиз арада майлы кара корым төсендәге гөмбәчекләр үрчеп, үсемлекләрне тончыктырырга керешә. Гөмбәчекле черек чире, ончыл чык авырулары тамыр җәеп, үсемлекләргә зыян сала, уңышны юкка чыгара. Бу корткыч белән көрәшүгә караганда, аны бакчабызга кертмәвебез, үрчүе өчен уңайлы шартлар тудырмавыбыз, саклану чараларын алдан күрүебез хәерле. 

Акканат күбәләге эссе, дымлы, үсемлекләр еш утыртылганга, һава начар йөри торган корылма эчендә ярала ала һәм үзен яхшы хис итә, тиз үрчи, дип язалар. Димәк, корылманы даими җилләтү, утыртканда үсемлекләрне сирәгрәк урнаштыру, су сипкәч, төпләрен мүлчәләү, профилактик чаралар күрү бу корткычка каршы торучы чаралар. Кайберәүләр теплицага чебен аулый торган сары төстәге ябышкак ленталар элеп куя. Акканатларны, башка корткычларны шулар ярдәмендә юк итәргә тырышалар. Бакча сезонында теплицада корткычлар булу-булмауга кармастан, кара көзгә кергәнче корылманы барлык үсемлек калдыкларыннан арындырып, тәмәке яки күкерт шашкасы яндырып, чистартып, юып калдырабыз. Салкын көннәр башлангач, корылманың туфрагын тирән итеп әйләндереп казып калдыруның файдасы зур, дип язалар. 

Теплицага кергән саен, томатларның, кыярларның яфрак асларына күз салу авыр түгел. Әгәр томат, борыч, кыяр, ташкабак, кабак яфракларының аскы ягында нәни боҗралар сыман саргылтсу ак таплар, баштан коелган кавыксыман бик вак кына нәрсәләрне күреп алсагыз, бу – ана күбәләкнең ифрат күпсанлы йомыркалары һәм шулардан чыккан ачтамаклы личинкалары бар дигән сүз. Бу очракта күбәләкләр чирүен генә түгел, үсемлекләрнең яшел массасы өслекләрен бик тиз яулап алучы гөмбәчекләр колониясен дә юк итәргә тулы киләчәк.

Акканат күбәләге бик вак: буе 1,5 мм, гәүдәсе төссез диярлек, колониясе яман үрчеп, күчләре белән корылма эчен басып алганчы, бакчачының игътибарыннан читтә калырга мөмкин. Алар күбәеп китсә, без үсемлеккә кагылуга, меңләгән вак күбәләкчекләр, нәни болыт сыман булып, дәррәү өскә күтәреләләр, киемгә, биткә, кулга, чәчкә сырышалар. Телибезме моны юкмы, берничә мәртәбә инсектицидлар кулланмыйча, бу хәшәрәт корткычлардан тулаем котылып булмаячак. Бу хәлгә тарымас өчен, профилактика максатында, сау-сәламәт үсемлекләргә сыер яки тавык тизәген, кычыткан, тузганак кебек чүп үләннәрен ачытып, шуңа витаминнар, көл, нитроаммофоска эремәсе өстәп үзебез әзерләгән “бак сыеклыгы” эремәсе сиптерү отышлы. Корткыч йомыркаларын күреп алуга, 200 г авыр исле дегет сабынын кырып, 1 л кайнар суда эретеп, зарарланган үсемлекләрне тулаем чылатырлык итеп бөркү нәтиҗәле.Сарымсак укларын, тузганак, әрекмән, меңъяфрак, гөлбадран, канлы үлән сабакларын ачытып сибәргә була.

Никотинлы алколоидлар да агулы. Әгәр бакчабызга тәмәке утыртып үстерсәк, аның яфракларын, сабакларын ваклап турап, төнәтеп сибәргә була. 400 г ваклап туралган тәмәке чималын 10 л суга салып, ике тәүлеккә төнәтергә куябыз. Сөзеп алгач, тагын ун литр су өстәп, төнәтмәне сыеклыйбыз. 80 г кер сабынын кыргычтан кырып, кайнар суда эретеп әлеге эремәгә кушып болгатабыз. Әгәр чи тәмәкегез булмаса, кибеттә сатылучы “Тәмәке тузаны”н куллану да ярап куя. Препаратның кабына кайда, кайчан, ничек куллану тәртибе төгәл язылган.Үсемлекләрне коендырып, аскы яфракларын да бик әйбәтләп чылатырлык итеп, бөркеп сибәбез. Кул астыбыздагы файдалы үлән төнәтмәләре белән эшкәртү ысулының бер кимчелекле ягы бар. Төнәтмә гадәттә ике тәүлек дәвамында әзерләнә, аны өченче көннең кичендә, кояш баткач кына сибәргә туры килә.

Ә корткычларның популяциясе галәмәт зур тизлектә бара. Бер сезонга ун буын үсеп җитә ала. Яфракларның аскы ягына әйләнә буенча матурлап тезеп салган йомыркаларыннан аксыл яшел төстәге, кызыл күзле күпсанлы личинкалары санаулы вакыт эчендә чыгып җитә. Яшь күбәләкләре бик тиз үрчеп өлгерә. Дошманны юк итүнең кадерле мизгелен югалтабыз. Безнең салкын кышта акканат күбәләге кышлый алмый. Әмма аның йомыркалары без сатып алган туфракта, кибеттән яки базардан алып кайткан рассадада булуы мөмкин.

Җәй көне, корткычлар һөҗүменә юлыккан берәр күршебез, ябык корылмасына яки ачык грунтка агу сиптергәндә, күбәләкләренең һәлакәтле мохиттән качып, очып чыгып китеп, хәвефсез урынга килеп төпләнү ихтималы юк түгел. Әгәр бакчабызда акканат күбәләкләре пәйда булуын сизеп алсак, аларны мөмкин кадәр тиз арада юк итәргә керешү зарури. Үсемлекләрне саклау белән шөгыльләнүче белгечләр, әлеге проблеманың ни дәрәҗәдә кискен торуына бәйле рәвештә, төрле концентрацияле “Карбофос” кулланырга киңәш итә. Зарарланган үсемлекләрне, ябык корылмаларны аның белән 3 мәртәбә эшкәртү тиеш, ә уңышны җыярга 5 көн кала агу сиптерергә ярамый икән. “Актеллик”, “Фуфанон”, “Интовер”, “Шерпа” кебек химик препаратлар белән 4 мәртәбә эшкәртү сорала, соңгысын уңыш җыярга 3 көн кала кулланалар. ”Актара” сиптергән очракта, аның актив матдәсе үсемлекнең күзәнәгенә үтеп керә, шунлыктан акканатның корылманы эшкәрткәннән соң исән калган йомыркаларыннан чыккан яңа буынын да һәлак итә, дип язалар.

Югарыда санап үтелгән химик препаратларның сәламәтлеккә зыяны булуы сер түгел. Эшкәрткәндә күзләрне, битне-кулны, авыз-борыннарны каплау мәҗбүри. Соңгы елларда бакчачыларга ярдәмгә бик әйбәт яңа препарат пәйда булды. Ул кешеләр, бал кортлары өчен чагыштырмача зарарсыз биопрепарат – “Фитоверм”. Корткычлар исәпсез күп үрчеп өлгергән булса, препаратны кабында язылган дозасыннан ике мәртәбә арттырып сибәргә киңәш итәләр. Проблеманың таралу дәрәҗәсенә бәйле рәвештә, 1л суга 4 мл яки 8 мл кушып сибәргә киңәш итәләр. Язын көннәр җылына башлагач, бакчаны “Профилактин против вредителей” белән эшкәртүнең дә файдасы күп, дип саныйм.    

Хәмидә Гарипова. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading