16+

Пенсия турында 2 сорауга ҖАВАП

Сорауларга Киров районы пенсия бүлегендә иминиятләштерелгән затларның пенсиягә хокукларын бәяләү төркеме җитәкчесе Зәлинә Мингазова җавап бирә

Пенсия турында 2 сорауга ҖАВАП

Сорауларга Киров районы пенсия бүлегендә иминиятләштерелгән затларның пенсиягә хокукларын бәяләү төркеме җитәкчесе Зәлинә Мингазова җавап бирә

Мин балалар бакчасында өлкән тәрбияче булып эшлим. Пенсия алам. Әгәр дә эштән китсәм, пенсиям күпмегә артачак?

Эльмира Фатыйхова, Казан.


 – Эштән киткән очракта, иминият пенсиясе барлык индексацияләр исәпкә алып яңадан исәпләнәчәк. Пенсия акчасы эштән киткәннән соң, киләсе айның беренче числосыннан артачак. Арттырылган сумма эштән киткәннән соң өч айдан соң түләнә башлаячак.


Мин – 1962 елгы. 1983 елдан алып 1991 елга кадәр микродулкынлы җайланмаларга хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләдем. Яңа законнар нигезендә, мин пенсиягә иртәрәк чыга аламмы?

Виталий Агеев, Казан.


– Министрлар Кабинеты карары белән, сәламәтлеккә зыянлы авыр шартларда хезмәт итүче кешеләргә, картлык буенча пенсиягә чыкканда, кайбер ташламалар каралган. Махсус исемлектәге һөнәр ияләре, шул исәптән югары ешлыктагы диапазонлы нурланыш булган эштә хезмәт итүчеләр, 25 ел гомуми эш стажы һәм тугыз ел ташламалы эш стажы булган очракта, 57 яшьтән пенсиягә чыга алачак.

Анна Арахамия фотосы

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading