16+

Пенсия турында ике сорауга җавап

Сорауларга Киров районының пенсия бүлеге белгече Ильмира Хәбибуллина җавап бирә.

Сорауларга Киров районының пенсия бүлеге белгече Ильмира Хәбибуллина җавап бирә.

Эшләүче пенсионерларга һәр ел 1 августтан акча арта дип ишеттем. Мин рәсми теркәлеп эшлим, ни өчен пенсиям артмый икән?
Әминә Фатыйхова, Чаллы.

– Ел саен 1 августтан эшләүче пенсионерларның пенсия акчаларын яңадан исәплиләр. Пенсиянең иминият өлеше генә артырга мөмкин, чөнки бу очракта пенсиянең артуы иминият кертемнәренә бәйле. Ә башка түләүләр үзгәрешсез кала. Рәсми төстә хезмәт хакы алып эшләүче инвалидлык яки картлык буенча пенсиягә чыккан кешеләрнең пенсия акчалары артырга мөмкин. Сезгә пенсиянең нинди төрен алуыгызны төгәл билгеләргә кирәк, шулай ук эш бирүче сезнең өчен Пенсия фондына иминият кертемнәре күчереп бару турында мәгълүматны да белергә киңәш ителә. Моның өчен теркәлү урыны буенча Пенсия фондына мөрәҗәгать итә аласыз. Шулай ук пенсия бүлеге сайтындагы шәхси кабинет аша да белергә була.

Мин 2004 елда Россия Хөкүмәте премиясе лауреаты булдым. 2017 елдан бирле пенсиядә, әмма эшләвемне дәвам итәм. Эштән киткән очракта дәүләт бүләге белән бәйле рәвештә пенсиям күпмегә артыр икән?
Исемем редакция өчен генә.

– Закон нигезендә Ленин премиясе, Россия дәүләт премиясе лау­реатлары СССР дәүләт премиясе ияләренә социаль пенсиянең 330 проценты күләмендә акча каралган. Кызганыч, әмма Россия хөкүмәте премиясе лауреаты өстәмә пенсия билгеләнә торган категорияләр исемлегенә кермәгән. Бу хакта тулырак белешү өчен, теркәлү урыны буенча пенсия бүлегенә мөрәҗәгать итә аласыз.  

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading