16+

Пенсиядән 13 процентны кайтарып була?

Мин пенсияне финанслау дәүләт программасында катнашам. Ел саен исәп счетыма 12 мең сум күчереп барам. Бу сумма билгеле бер вакыттан соң 24 мең сум булып кире кайта. Имеш, ул табыштан салым тотылып калына икән, һәм без бу тотылган сумманың 13 процентын кайтара алабыз дип ишеттем. Дөресме бу, моның өчен кая мөрәҗәгать итәргә? Әминә Гарифуллина, Азнакай.

Казан шәһәре Вахитов районы пенсия бүлекчәсенең җитәкчесе Флида Арсланова аңлатуынча, «софинансирование», ягъни пенсияне финанслау дәүләт программасы буенча кеше өстәмә керткән акчаларын билгеле бер вакыттан соң икеләтелгән суммада кайтара ала. Бу программа буенча алынган табыш өчен салым каралмаган. Әгәр бу хакта эш урынына хәбәр итсәгез, салым тотылмаячак. Табыштан салым тотылып барган икән, аның 13 процентын кайтарырга мөмкин. Әйтик, 2017 елда исәп счетыгызга 2 мең сумнан алып 12 мең сумга кадәр акча керткәнсез икән, кертем суммасына карап, 2018 елда сезгә 260 сумнан 1560 сумга кадәр акча кире кайтарылачак. Моның өчен теркәлү урыны буенча салым инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Үзең белән 2 НДФЛ формасындагы документ, кертемнәрне раслаган квитанция сорала. Акчалар, гадәттә, гариза тапшырганнан соң икенче елга гына кайтарыла.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading