16+

Пенсияңне ничек арттырырга? 

Шәхси клиникада эшлим. Кызганыч, оешма минем өчен пенсия бүлегенә кертемнәр күчерми. Булачак пенсиям өчен борчылам. Аны үзем туплый аламмы? Наилә Җәмилова, Казан. 

Пенсияңне ничек арттырырга? 

Шәхси клиникада эшлим. Кызганыч, оешма минем өчен пенсия бүлегенә кертемнәр күчерми. Булачак пенсиям өчен борчылам. Аны үзем туплый аламмы? Наилә Җәмилова, Казан. 

Вахитов районы пенсия бүлеге белгечләре аңлатуынча, гадәттә төрле сәбәпләр аркасында беркайда да эшләмәүче кешеләр үзләре, туганнары өчен пенсия кертемнәрен мөстәкыйль күчерә. Әйтик, Россиядән читтә яшәүче кешеләр, ерак территорияләрдә яшәүче хәрбиләрнең хатыннары, дипломат хатыннары, кыскасы, пенсия фондына кертемнәре күчмәгән гражданнар моңа кадәр шулай эшләде. Пенсия иминиятләштерүенә мөстәкыйль кертемне “Россиядә мәҗбүри пенсия иминиятләштерүе турында”гы 167нче канун нигезендә (2001 елның 15 декабреннән гамәлдә), “Салым һәм җыемнар турында”гы Россия кануны буенча, иминият кертемнәре күчерелмәгән очракта физик затлар, пенсия иминиятләштерүе мәҗбүри булмаган затлар да күчерә ала. 
2019 елдан үзмәшгульләргә дә мондый мөмкинлек туды. Мөстәкыйль рәвештә пенсия бүлегенә кертемнәр күчерү өчен пенсия фондына гариза тапшырырга һәм елның 31 декабренә кадәр иминият кертемнәрен түләргә кирәк. Ул стаж булып та исәпләнәчәк. “Һөнәри эшчәнлеккә салым” режимыннан файдаланучылар бер еллык иминият стажы исәпләнсен өчен мәҗбүри пенсия иминиятләштерүе өчен иминият кертеменең фиксацияләнгән өлешеннән кимрәк булмаган сумманы күчерергә тиеш. 2020 елга бу сумма 32448 сумны тәшкил итә.
Бу сумманы түләгәннән соң кешенең иминият стажына 1,2 пенсия коэффицинеты һәм бер ел стаж өстәлә. Пенсия кертемен күчерергә теләгән кешеләр теркәлү урыны буенча пенсия бүлегенә мөрәҗәгать итәргә тиеш.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading