16+

Расписка юридик көчкә ияме?

Әгәр дә распискада бурычка акча алучының фамилиясе тулысынча, исеме һәм әтисенең исеменең баш хәрефләре, бурычка алынган акча күләме цифрлар белән генә язылган булса, ул документ юридик көчкә ияме? Распискада минем исем-фамилия, әтинең исеме тулысынча күрсәтелгән.

Расписка юридик көчкә ияме?

Әгәр дә распискада бурычка акча алучының фамилиясе тулысынча, исеме һәм әтисенең исеменең баш хәрефләре, бурычка алынган акча күләме цифрлар белән генә язылган булса, ул документ юридик көчкә ияме? Распискада минем исем-фамилия, әтинең исеме тулысынча күрсәтелгән.

Бурычны кире кайтару датасы, паспорт мәгълүматлары күрсәтелмәгән. Мин бурычка акча алучының исем-фамилиясен дә, туган көнен дә, яши торган адресын да беләм.
Алсу Шәрифуллина

Юрист Алексей Егоров  сүзләренчә, Гражданлы  Кодексының 432 нче маддәсенең 1 нче пунктында күрсәтелгәнчә, әгәр дә ике як та килешүдәге шартларны хуплый икән, килешү төзелгән дип санала. Моның өчен бурычның суммасын хәрефләр белән язу мәҗбүри түгел.

Шул ук кодексның 810 нчы маддәсенең 2 нче пунктында язылганча, әгәр дә распискада бурычны кайтару датасы күрсәтелмәгән икән, бурычка акча алучы аны акча биреп торучы таләп иткәннән соң 30 көн эчендә кайтарып бирергә тиеш санала.

Гражданлык Кодексының 808 нче маддәсенең 2 нче пункты нигезендә, расписка бурычка акча бирү-алу буенча килешү булып санала. Мондый килешүгә таләпләр кодексның 160 нчы маддәсендә, ә дөрес төзелмәгән килешүләрнең нинди  нәтиҗәләргә китерүе  162 нче маддәсендә күрсәтелгән.
Гражданнар Кодексының 19 нчы маддәсенең 1 нче пунктында гражданин хокукларны үз исеме астында гамәлгә ашыра ала  диелгән. Моңа кешенең исеме, фамилиясе һәм булган очракта, әтисенең исеме керә. Распискадан аңлашылганча,  сезнең башка төрле иденфикацияләү үткәрелмәгән. Бәлки сез моны үзара сөйләшеп кенә башкаргансыздыр.

Язма рәвештә килешү шартларын үтәү берничә документтан гыйбарәт булырга мөмкин. Моңа Интернеттагы үзара язышу, СМС-хәбрләр дә керә. Алар ярдәмендә дә бурычка алучының шәхесен документаль рәвештә аныкларга мөмкин.  

Фото: https://unsplash.com/
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading