16+

Рөхсәтсез кешене  фотога төшерергә ярыймы? 

Паркта йөргәндә берәү фотога төшерәм дип бәйләнде. Ул фотоларны ясап ахырдан магнит итеп саталар. Магнитлары 300-400 сум. Хәзер акча эшләүнең бу алымы  популярлаша бара.

Паркта йөргәндә берәү фотога төшерәм дип бәйләнде. Ул фотоларны ясап ахырдан магнит итеп саталар. Магнитлары 300-400 сум. Хәзер акча эшләүнең бу алымы  популярлаша бара.


Паркта йөргәндә берәү фотога төшерәм дип бәйләнде. Ул фотоларны ясап ахырдан магнит итеп саталар. Магнитлары 300-400 сум. Хәзер акча эшләүнең бу алымы  популярлаша бара. Кечкенә генә пыяла магнитны кешенең фәлән сумга аласы килмәсә дә, үз фотосын белмәгән кешедә калдырасы килмичә ала. Җәмәгать урыннарында рөхсәтсез фотога төшерә алалармы? Минем үземә съемкалар ясарга ярыймы? Шул хакта аңлатсагыз иде. Алинә Зарипова, Апас 

Сорауга Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль бүлегендә эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекчәсе җитәкчесе, юрист Марсель Шаһидуллин җавап бирә: 
– Россия Конституциясе нигезендә гражданнарның мәгълүматны законлы рәвештә эзләргә, алырга, күчерергә хокуклары бар. Дәүләт сере белән бәйле объектларда (заводлар, хәрби бүлекләр) коммерция серен саклаган объектларда, (уникаль технологияләр кулланыла торган предприятиеләрдә) кешенең шәхси территориясендә (фатирында, шәсчи хуҗалыгында) рөхсәтсез фотога төшерергә ярамый. 

149нчы федераль закон кысаларында (2006 елның 27 июленнән гамәлдә) бар кешегә дә ачык форматта булган мәгълүматны куллану тыелмый. Димәк, иҗтимагый урында фотога төшерергә дә рөхсәт ителә. Әмма, Гражданнар кодексының 152.1 маддәсе буенча гражданинның сүрәтен бары аның рөхсәте белән генә кулланырга мөмкин. Әгәр бу кеше вафат икән, фотосын кулланыр өчен рөхсәтне хатыны, иреннән, якын туганнарыннан сорарга туры киләчәк. 
Бары дәүләт, иҗтимагый кызыксынуларны яктырта торган фотолар, халык күп җыелган урында – конференцияләр, концертларда төшкән фотоларны, гражданин акча түләгән өчен махсус төшкән фотоларны кулланганда гына рөхсәтсез  ярый. 

Әгәр дә рөхсәт бирелмәгән килеш сезне фотога төшерәләр икән, мондый очракта хокук саклаучыларга мөрәҗәгать итәргә, суд аша мораль зыян өчен компенсация алырга була. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading