16+

Россия футболчылары күпме акча эшләгән?

Ай буе бөтен эшне ташлап, футбол карадык. Үзебезнекеләр җиңелә калса, миллионнар алган спортчылар бит алар, туп та тибә белмиләр дип ачуланган булабыз. Чынлыкта футболчылар күпме акча эшли икән ул? Айнур Закиров, Казан.

Россия футболчылары күпме акча эшләгән?

Ай буе бөтен эшне ташлап, футбол карадык. Үзебезнекеләр җиңелә калса, миллионнар алган спортчылар бит алар, туп та тибә белмиләр дип ачуланган булабыз. Чынлыкта футболчылар күпме акча эшли икән ул? Айнур Закиров, Казан.

Дүрт елга бер була торган футбол чемпионаты – Халыкара футбол федерациясенең төп кереме. Чемпионатны оештыру һәм үткәрү белән бәйле коммерция эшчәнлеге җитди контрольдә тотыла. Белгечләр фаразы буенча, быелгы чемпионат ФИФАга 6,1 миллиард доллар китерергә тиеш. Турнир нәтиҗәләре буенча, аның бер өлеше катнашучылар арасында бүленә. Футбол тарихында иң зур түләү 791 миллион доллар булган. Чиста приз фонды 32 катнашучы өчен – 400 миллион.

Быел җиңүче илнең футбол федерациясе 38 миллион сум алачак. Икенче урынга – 28 миллион, өченчегә – 24, дүртенчегә – 22 миллион. 5-8нче урынга ия булучылар, шул исәптән безнең Россия командасы да, 16шар миллион сум алачак, 9-16нчы урыннар – 12шәр, 17-32нче урыннар – 8әр миллион. Моннан тыш, ФИФА чемпионатта катнашкан 32 ил федерациясенә, ярышларда катнашуга әзерлек өчен, 1,5шәр миллион доллар биргән.
Чыгымнарның тагын бер өлеше турнирда уенчылары катнашкан клубларга компенсациягә (209 миллион доллар) тотыла. Тагын 134 миллион, футболчылары травма алган клублар өчен, ФИФАның иминият фондында саклана.
(«АиФ»).

 Фото: Sportbox

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading