16+

«Салават күпере»ндә икенче мәктәп кайчан төзелә?

Безнең «Салават күпере» торак комплексында икенче мәктәп кайчан ачылыр икән? Резидә Салаватуллина, Казан.

Безнең «Салават күпере» торак комплексында икенче мәктәп кайчан ачылыр икән? Резидә Салаватуллина, Казан.

Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев:

– Мәктәпләр, балалар бакчалары микрорайонның үсүенә бәйле рәвештә төзелә. Казанның «Салават күпере» торак комплексында икенче мәктәп 2020 ел ахырына төзеләчәк. 1224 урынга исәпләнелгән мәктәп төзелеше өчен җир участогы сайлап алынды, Дәүләт экспертизасыннан проект документларының уңай бәяләмәсе бар.

Быел Казанда федераль һәм республика программалары кысаларында 2849 урынга исәпләнелгән өч мәктәп төзелә: «Весна» торак комплексында – 1501 урынга, Р.Гәрәев урамында – 1224 урынга, шулай ук К.Нәҗми урамында «СОлНЦе» мәктәбенә 124 урынга исәпләнелгән янкорма барлыкка киләчәк.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading