16+

Салымны квитанциясез ничек түләргә?

Сорауга Татарстан салым инспекциясенең салым түләүчеләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе җавап бирә.

Сорауга Татарстан салым инспекциясенең салым түләүчеләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе җавап бирә.

"Быел салым түләү турындагы конвертларда квитанция килмәде. Салымны ничек түләргә соң?" – дип сорый Казаннан Фәрдия Сабирова.

Сорауга Татарстан салым инспекциясенең салым түләүчеләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Гөлфия Каюмова җавап бирә:

– Быелдан кергән үзгәрешләр буенча, хәзер конвертта салымны бюджет системасына күчерү өчен кирәкле реквизитлар гына күрсәтелә. Салым түләүчеләргә уңайлы булсын өчен, белдерүдә Qr-код, штрих-код, УИН (исәпләмәләрнең уникаль идентификаторы) һәм башка кирәкле мәгълүмат бар. Салымны банклар, терминаллар, почта бүлекләре, «Налоги ФЛ» мобиль кушымтасы, дәүләт хезмәтләренең федераль һәм региональ порталлары, «Электронное правительство Республики Татарстан» терминалы аша түләргә була. Шулай ук федераль салым хезмәте сайтында теркәлгән шәхси кабинет аша да түләүләр кабул ителә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading