16+

Сыйфатлы киемне ничек сайларга?

Казанга баргач, кибеттән кызыма күлмәк сатып алган идем – балама ярамады. Мин ничә көн эчендә күлмәкне кире кайтара алам? Аны алмаштырачаклармы? Кием-салым сатып алганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәк? Асилә Вафина, Азнакай.

Сыйфатлы киемне ничек сайларга?

Казанга баргач, кибеттән кызыма күлмәк сатып алган идем – балама ярамады. Мин ничә көн эчендә күлмәкне кире кайтара алам? Аны алмаштырачаклармы? Кием-салым сатып алганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәк? Асилә Вафина, Азнакай.

Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Марсель Шаһидуллин әйтүенчә, «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы законның 25нче маддәсе нигезендә (№ 2300-1, 1992 елның 7 февраленнән), сатып алучы формасы, габаритлары, фасоны, төсе, үлчәме яки комплектациясе туры килмәгән очракта, товарны икенчесенә алмаштырырга хокуклы. Эчке киемнәр, оекларны гына кире кайтарып булмый. Товарны алмаштыру өчен 14 көн бирелә. Кием кулланылмаган, сыйфаты сакланган, фабрика ярлыклары булырга тиеш.
Чек сакланып калмау товарны кире кайтарып булмый дигән сүз түгел. Шулай да чек булса, мәшәкате азрак. Әгәр дә кибеттә алмаштырырга шундый ук кием булмаса, товарның акчасын кайтаруны таләп итә аласыз.
Әгәр сатучы закон таләпләрен үтәүдән баш тарта икән, үз хокукларың бозылу һәм үз таләпләреңне күрсәтеп, язмача шикаять юлларга була. Аның бер данәсе оешмага тапшырыла, икенчесендә оешма хезмәткәре кабул итү датасын һәм үз имзасын куярга тиеш. Анысы кулланучыда кала. Әгәр ниндидер сәбәпләр аркасында гаризаны кабул итмиләр икән, аны почта аша заказлы хат белән оешмага җибәрергә кирәк.

Товар сатып алганда нәрсәне истә тотарга?
Трикотаж, эчке киемнәр, башлыкларны, мех эшләнмәләрен сатуга куяр алдыннан кибеттә үтүкләргә, аларның сыйфатын тикшерергә тиешләр. Сәүдә үзәгендә ирләр, хатын-кыз киемнәрен аерым элү дөрес. Киемдә исеме, артикуле, бәясе, үлчәме күрсәтелгән ярлык тагылган була. Кулланучыга киемне киеп карау өчен, сатучы барлык шартларны да тудырырга бурычлы. Мех эшләнмәләре, кием-салым сатучыга, төрелеп, пакетка салып бирелә. Товар белән бергә чекны алырга да онытмагыз. 1 яшькәчә яңа туган сабыйларның киемнәре натураль тукымадан тегелергә, тирегә тиеп аны җәрәхәтләргә мөмкин элементларсыз булырга тиеш. Этикеткада «Кигәнче юу мәҗбүри» дигән язу булу да мөһим.
Татарстанның Министрлар кабинеты карары белән ( 1998 елның 5 сентябреннән гамәлдә), безнең республикада гарантия көннәре өчен сезон вакытлары билгеләнгән. 16 ноябрьдән 15 мартка кадәр – кышкы сезон, 16 марттан 15 майга кадәр – язгы, 16 майдан 31 августка кадәр – җәйге, 1 сентябрьдән 15 ноябрьгә кадәр кышкы сезон дип санала.

Фото - newstes.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading