16+

Сыйфатсыз товарны ничек кайтарырга?

Редакциябезгә Казаннан укучыбыз – Зариф Зиннәтуллин мөрәҗәгать итте. Кибеттән телефон сатып алган булган. “Бу смартфон су, тузан үткәрмәве белән башка модельләрдән аерылып тора. Миңа су астында фотога төшерер өчен нәкъ шундый кирәк иде. Өйгә кайткач, телефонны тикшереп карадым. Смартфонны 20 сантиметр тирәнлектәге суга урнаштырдым. Тик ул сүнде”, – дип сөйли Зариф.

Сыйфатсыз товарны ничек кайтарырга?

Редакциябезгә Казаннан укучыбыз – Зариф Зиннәтуллин мөрәҗәгать итте. Кибеттән телефон сатып алган булган. “Бу смартфон су, тузан үткәрмәве белән башка модельләрдән аерылып тора. Миңа су астында фотога төшерер өчен нәкъ шундый кирәк иде. Өйгә кайткач, телефонны тикшереп карадым. Смартфонны 20 сантиметр тирәнлектәге суга урнаштырдым. Тик ул сүнде”, – дип сөйли Зариф.

Телефонның характеристикасы буенча ул чыннан да су астында 1,5 метр тирәнлектә 30 минут дәвамында эшли ала, диелгән. Саклагыч капкачы нык итеп ябылган очракта аңа су да, тузан да керергә тиеш түгел. Телефон тиешле шартларга җавап бирмәгән очракта, беренче чиратта әлбәттә, бу хакта сатучыга әйтергә кирәк. Зариф шулай эшләде дә. Язмача ике экземпляр шикаять әзерләде. Анда телефонны кире кайтару сәбәбен аңлатып язды. Тик сатучы акчаны кире кайтарырга ашыкмаган. “Кулланучылар хокуклары турындагы” канунның 19 маддәсе буенча, гарантия вакыты чыкканчы, әгәр ул күрсәтелмәгән булса телефонны сатып алганнан соң ике ел эчендә шикаять язарга була. Закон нигезендә телефонның җитешсезлекләре буенча сатучы белән кулланучы арасында бәхәс килеп чыккан икән, сатучы гарантия вакыты чыкмаган очракта, үз хисабына телефонга экспертиза үткәрергә бурычлы. Кулланучының экспертизада катнашырга хокукы бар. Ул хәтта, тикшерү нәтиҗәсе белән килешмәскә дә мөмкин. Үз хокукларын судка яклый ала. Зарифның проблемасын хәл итү өчен безгә Дәүләт алкоголь инспекциясенең кулланучылар хокукларын яклау бүлегенә мөрәҗәгать итәргә туры килде. Алар исә укучыбызга судка гариза язарга ярдәм иттеләр. Мәсьәләне суд аша гына хәл итә алдык. Зарифка телефонның суммасы һәм мораль зыян китергән өчен акчалата компенсация кайтарылды.

Сыйфатсыз товарны ничек кайтарырга?
Россия Федерациясе «Кулланучылар хокукларын яклау турындагы» канунның (№ 2300-1, 1992 елның 7 февраленнән гамәлдә) 4нче маддәсе 3нче пункты нигезендә, әгәр дә кулланучы сатучыга товарны нинди максатлар өчен сатып алырга теләвен ике арада килешү төзелгәнче аңлаткан икән, димәк, сатучы аңа нәкъ менә шундый товарны бирергә бурычлы. Телефонның сыйфатыннан канәгать булмаган очракта, аны кайтару кагыйдәләре хакында Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Марсель ШАҺИДУЛЛИН белән сөйләштек.
– Марсель, телефонны төсе, моделе ошамый дип кенә кире кайтарып буламы?
– Юк, телефон техник яктан катлаулы товар булып санала. Аны күңелгә хуш килми дип кенә кибеткә кире илтеп биреп булмый, бары җитешсезлекләр ачыкланган очракта гына шикаять белдереп була.

Бу очракта ватыгын яңасына да алыштырып бирәләрме?
– Законның 18нче маддәсе нигезендә әгәр товарның кимчелекләре турында сатучы алдан кисәтмәгән булса, сатып алганнан соң 15 көн эчендә ул кимчелекләр ачыкланса, кулланучы телефонны шундый ук маркадагы башкасына алыштыра ала. Түләү шарты белән кулланучыга башка төрле маркадагы телефон тәкъдим итә алалар. Кулланучы кимчелекләре булган телефонның бәясен төшерүне таләп итәргә дә мөмкин, телефонның җитешсезлекләрен төзәттерүне, яки башка берәү, үзе төзәткән өчен акчасын түләүләрен сорарга хакы бар. Шулай ук сатып алу килешүеннән баш тартып товар өчен акчаны кире алырга да була.

– 15 көн эчендә дисез, әгәр кимчелекләр 15 көннән соң ачыкласа?
– Кимчелекләр 15 көн эчендә ачыкланса, проблеманы хәл итүе җайлырак булачак. Шуңа да телефонны алгач та, аны кулланырга, функцияләрен тикшерергә киңәш ителә. Ә 15 көн узгач җитешсезлекләр ачыкланса, бары телефон өчен бәяне киметүне, йә кимчелекләрне төзәтүне генә таләп итә аласыз. Дөрес, әгәр дә җитди җитешсезлек турында сүз барса, товарны төзәтергә алып калган очракта, вакытында кайтармасалар, гарантия гамәлдә булган вакытта телефонны гел төзәтеп торырга туры килсә шикаять юлларга мөмкин.

– Яңа сатып алган телефонны ялгыш төшереп ваттың, бәрдең ди. Бу очракта нишләргә?
– Әгәр дә телефонны иминиятләштергәнсез икән сервис үзәгенә барып телефонның ватылу сәбәбен теркәргә кирәк. Сервиста хезмәткәрләр акт төзиячәк, техниканың ремонтка яраклымы, юкмы икәнен билгелиячәк. Бу акт белән кулланучы иминиятләштерү компаниясенә барырга хокуклы.

– Гарантия һәм куллану вакыты дигән төшенчәләр бар. Алар нәрсәсе белән аерыла?
Гадәттә, телефонга һәрчак гарантия бирелә. Кулланучылар хокуклары турындагы законның 5нче маддәсе 6нчы пункты буенча җитештерүче товарга гарантия вакытын билгели. Бу – кимчелек ачыкланса, җитештерүче канун нигезендә кулланучының таләпләрен канәгатьләндерергә мөмкин булган вакыт дигән сүз. Гарантия вакытын билгеләү сатучының хокукы, бу мәҗбүри түгел. Әгәр дә товарның гарантия вакыты күрсәтелмәгән икән кимчелекләр ачыкланган очракта, телефонны сатып алганнан соң ике ел эчендә шикаять белдерергә була. Законның 5нче маддәсе 1нче пункты нигезендә җитештерүченең товарны куллану вакытын билгеләргә дә хокукы бар. Монысы тиешле максатларда кулланган очракта, җитештерүче товары өчен җаваплы булган вакытны аңлата. Әгәр товарда куллану вакыты күрсәтелмәгән икән, товарны сатып алганнан соң 10 ел эчендә җитештерүчегә таләпләрегезне белдерә аласыз.

– Болардан тыш өстәмә гарантия дигәне дә бар.
– Сатучы өстәмә гарантия билгели ала. Әлеге гарантиянең вакыты сатучы белән кулланучы арасында сөйләшенә, килешенә. Өстәмә гарантия өчен түләгәнче, аның шартлары белән ныклап танышып чыгарга киңәш итәм.

– Хәзер интернет кибетләр аша телефон сатып алу популяр, монда нәрсәне истә тотарга кирәк?
Күпләр чит илдән интернет аша телефон сатып алу арзангарак төшә, сайлап алу мөмкинлеге дә зуррак, сыйфаты да яхшырак, дип уйлый. Ләкин мондый ысул белән товар сатып алганда телефонны тикшереп булмый, күбесенең гарантиясе Россия өчен гамәлдә түгел, кайберләрендә рус теле урнаштырылмаган була. Интернет сайтларны ныклап тикшерергә кирәк, кайтавазларга игътибар итсәң ышанычлырак. Интернеттан алган товарда кимчелекләр булганда, акчаны кайтару шактый катлаулы. Аерым очракларда Россиянең Югары суды интернет кибетләрдән товар алып алданган кулланучыларның хокукларын яклаганда, илкүләм законнарны кулланырга була, дип белдерә. Сүз уңаеннан, 2020 елның гыйнварыннан россиялеләр интернет аша чит ил кибетләреннән аена 200 еврога кадәр товарны да пошлинасыз сатып алырга хокуклы. Июль аеннан бу сумма аена 100 еврога кадәр төшәр, дип фаразлана.

– Интернеттан алынган телефонны кире кайтарып буламы соң?
Кулланучылар хокуклары турындагы канунның 26.1нче маддәсе буенча дистанцион юл белән алынган товарда кимчелекләр ачыкланса, аны кабул итеп алганчы теләсә кайсы вакытта, алганнан соң 7 көн эчендә кире кайтарырга була. Әгәр кире кайтару шартлары, вакыты язмача күрсәтелмәгән икән, телефоннан өч ай эчендә баш тартырга мөмкин. Кулланучыга сатучы товарның килешү буенча түләнгән суммасын ун көннән дә соңга калмыйча кайтарырга бурычлы. Товарны кайтарткан өчен тотылган юл чыгымнары кире кайтырылмый.

Әгәр дә яңа сатып алган телефоныңны югалтсаң, урласалар нишләргә?
– Полициягә, кизү тору бүлегенә барырга кирәк. Барысын да аңлатып гариза язарга туры киләчәк. Хокук саклаучылар гаризаны 10 көн эчендә карарга тиеш. Шул вакыттан әлеге факт буенча җинаять эшен кузгалту яки киресенчә кузгалтмау турында карар чыгарачаклар. Телефон иминиятләштерелгән очракта шул карарны беркетеп, иминият комапниясенә мөрәҗәгать итәргә була.

– Әгәр иминият акчасын алганнан соң, телефон карагын тотсалар, акчаны иминият компаниясенә кире кайтарырга кирәкме?
– Юк, бу очракта иминият компаниясе җинаятьче белән эш йөртәчәк. Ә кеше телефонлы да, акчалы да булып кала. Дөрес, телефон караклардан соң нинди кыяфәттә булыр? Анысы икенче мәсьәлә.


Телефон сатып алучыга 5 киңәш:
1. Үзегезгә нинди модель кирәк икәнен алдан ук төгәл билгеләгез.
2. Интернет аша телефон алганда артык арзанга кызыкмагыз, башта товар, сайт турында кайтавазларны укып чыгыгыз.
3. Телефонның техник характеристикасы белән танышыгыз. Куллану тәртипләрен өйрәнегез. Телефонның шәхси номерына (IMEI) игътибар итегез. Әлеге номерны *#06# кодын җыеп белергә була. Бу номерның телефон корпусындагы, товарның кабындагы һәм аккумулятор батареясендәге номер белән тәңгәл килүе шарт.
4. Рус телендә язылган кулланманың булмавы, шәхси номерлар (IMEI) туры килмәү кешедә шик уятырга тиеш.
5. Сатучы телефонның чегын, гарантия вакыты күрсәтелгән белешмәне, телефонның комплектына кергән өстәмә җиһазларны бирергә бурычлы. Документларда сатучының имзасы куелганмы, мөһер сугылганмы икәнен тикшерегез. Гарантия талоны дөрес тутырылган булырга тиеш. Товарның гарантия вакыты чыкканчы чекларын, документларны сакларга киңәш ителә.

 

Фото: https://pixabay.com/ru/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading