16+

Түбәдәге кар - баш бәласе

“Йорт, балкон һәм башка биналар түбәсендәге кар кеше яки машина өстенә килеп төшсә, китерелгән зыян өчен кем җаваплы?” Рөстәм Таһирҗанов, Казан.

“Йорт, балкон һәм башка биналар түбәсендәге кар кеше яки машина өстенә килеп төшсә, китерелгән зыян өчен кем җаваплы?” Рөстәм Таһирҗанов, Казан.

Газета укучыбыз соравына Казан шәһәренең административ-техник инспекциясе идарәсе җитәкчесенең беренче урынбасары Рамил Латыйпов түбәндәге җавап җибәрде:

- Россия Федерациясе Гражданнар кодексының 1064 матдәсенең 1нче пункты нигезендә, шәхескә яки гражданның милкенә, шулай ук юридик зат милкенә китерелгән зыян тулысы белән зыян китергән яктан түләттерелә.

Матди һәм әхлаки зыян, шулай ук суд чыгымнары гражданлык кануннары нигезендә карала. Суд мәсьәләне карап, зыян китергән якка китерелгән зыянны натуралата түләү бурычы йөкли. Ягъни, ватылган әйбер урынына шундый ук төрдәге һәм сыйфаттагы әйбер бирелергә, яки ватылган әйбер төзекләндерелергә, яки зыян күргән якның чыгымнары капланырга тиеш. 

Түбәдәге кар һәм боз тиешенчә чистартмаган яки гомүмән чистартылмаган өчен, шулай ук түбәдән төшкән кар кеше сәламәтлегенә зыян салган өчен административ һәм җинаять кануннары буенча җаваплылык каралган.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading