16+

Телефон турында ике сорауга ҖАВАП

Сорауларга Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Марсель ШАҺИДУЛЛИН җавап бирә.

Телефон турында ике сорауга ҖАВАП

Сорауларга Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Марсель ШАҺИДУЛЛИН җавап бирә.

Яңа алган телефоным ватылды, нишләргә?
Айрат Кәбиров, Казан. 

Телефон ватылса, беренче чиратта гарантия буенча сервис үзәгенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Гадәттә, техник җиһазларга һәрчак гарантия бирелә. Гарантия – товарда җитешсезлек ачыкланган очракта сатучы, вәкаләтле оешма яки вәкаләтле хосусый эшмәкәр, импортер тарафыннан кулланучының кулланучылар хокукларын яклау турында законда билгеләнгән таләпләрен үтәү срогы. «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы закон нигезендә, 1992 елның 7 февраленнән 6 нчы пункт 5 нче маддә буенча, җитештерүче товарына гарантия вакытын билгеләргә хаклы. Бу вакыт эчендә товарның җитешсезлекләре, кимчелекләре ачыкланганда, аларны бушлай төзәттерергә, башка товарга алыштырырга йә акчасын кире кайтарырга мөмкин. Җитештерүче гарантия вакытын билгеләмәгән икән, аны сатучы үзе куя ала. Ләкин бу аның хокукы гына, ул тиеш түгел. Гарантия вакыты билгеләнмәгән очракта, товарны кулланучы ике ел эчендә кайтарырга хаклы.
Җитештерүче закон нигезендә товарның хезмәт итү вакытын да билгели. Бу срок эчендә ул тиешле максатларда файдаланылган товары өчен җаваплы. Әгәр дә куллану вакыты күрсәтелмәгән икән, аны ун ел дип санарга кирәк. 

Телефонны югалттым. Урладылар дип шикләнәм. Кая мөрәҗәгать итәргә? 
Альбина Вафина, Казан.

Бу очракта полициягә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Гариза ун көн эчендә карала. Карар нигезендә, җинаять эше ачаргамы-юкмы икәнен тикшерүче полиция хезмәткәре һәм зыян күргән як хәл итә. Әгәр телефоныгыз иминиятләштерелгән икән, тиешле документларны иминият компаниясенә илтегез. Югалган телефон өчен компенсация алу мөмкинлеге бар. Полиция телефоныгызны табып биргән очракта, иминият акчасын кире кайтарырга кирәк булмаячак. 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading