16+

Телефондагы акчаны ничек янда калдырырга?

Еш кына Татарстандагы туганнарыма шалтыратам. Аз гына сөйләшәбез, телефонда акча тиз бетә. Акчаны янга калдыру өчен тарифны ничек сайларга икән? Киңәш бирсәгез иде. Айрат Габделхаков, Самара.

Еш кына Татарстандагы туганнарыма шалтыратам. Аз гына сөйләшәбез, телефонда акча тиз бетә. Акчаны янга калдыру өчен тарифны ничек сайларга икән? Киңәш бирсәгез иде. Айрат Габделхаков, Самара.

Төрле операторларның белгечләре белән сөйләшкәннән соң, нәтиҗә ясап әйткәндә, һәр кеше үзенә уңайлы булган, күңеленә ошаган операторны сайлый. Нинди тарифлар сезнең өчен отышлы икәнен шул операторның хезмәткәрләреннән сорашырга була. Белгечләр исә бу мәсьәләдә гомуми киңәшләр бирә:
– Тариф сайлаганда, абонемент түләве, смс, ммс, интернеттан файдалану кагыйдәләре, бушлай бирелә торган минутлар, башка акцияләр белән кызыксыныгыз. Сезгә килгән шалтыратуларның бушлай кабул ителүенә инаныгыз. Кайбер төр тарифлар ярдәмендә бер үк оператордан кулланучылар бушлай аралаша ала. Бер коллективта эшләүчеләр йә булмаса еш кына телефон аша аралашучы туганнар өчен бу отышлы.
– Вай-фай булган урыннарда телефондагы интернеттан файдаланмасагыз да була. Бушлай интернет булган урыннарда кайбер мәгълүматны телефон аша шалтыратып түгел, ватсап, «ВКонтакте» кебек социаль челтәрләр аша юлласаң да була.
– Сезнең очракта Самарадан Татарстанга шалтыратканда, роуминг өчен түләргә кирәк. Кайбер операторларның роуминг алмый торган, кайда гына булсаң да, бер бәядән исәпләгән тарифлары була. Алар хакында операторлардан тулырак белешергә мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading