16+

Терлек асраучыларга субсидия ничек түләнә?

Газетагыздан Зөһрә Садыйкованың «Тыярга ярамый кертергә» дигән язмасын укыдык. Сөт бәяләре чыннан да бик нык төште. Авыл халкына терлек асрау болай да җиңел бирелми иде, инде хәзер бөтенләй авырлашты. Ел башында шәхси хуҗалыкларга, сыер башына карап, субсидия биреләчәк, дигәннәр иде. Шуңа бәйле соравыбыз бар: ул субсидия кайчан теркәлгән мал башыннан чыгып бирелә? Газета укучы.

Укучыбызның әлеге соравына республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат үзәгеннән җавап алдык. Алар хәбәр иткәнчә, тиешле акчалар районнарның авыл хуҗалыгы идарәләренә күчерелгән. Якын көннәрдә алар сыер һәм кәҗә асраучы кешеләргә барып ирешәчәк. Субсидия 1 гыйнвардан хуҗалык буенча электрон китапка теркәлгән терлек санына карап түләнә. Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан савым сыерлары һәм кәҗәләре булган хуҗалыкларга бер мәртәбә түләнә торган субсидия бирү турында карар кабул ителгән иде. Бер сыеры булганнарга субсидия күләме – 2 мең сум, ике сыер тотучыларга – 3әр мең сум һәм аннан күбрәк сыер асраучыларга 4әр мең сум күләмендә субсидия биреләчәк.

Фото: http://sarg-pressa.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading