16+

Теш щеткасын кире кайтарып буламы?

Кибеттән теш щеткасы алган идем, кире кайтарырга булдым, товарның кабына зыян килмәгән, кибеттән ничек алынган, шул килеш. Сатучы аны кире алырга теләми, бу законлымы? Айгөл Вафина, Казан.

Теш щеткасын кире кайтарып буламы?

Кибеттән теш щеткасы алган идем, кире кайтарырга булдым, товарның кабына зыян килмәгән, кибеттән ничек алынган, шул килеш. Сатучы аны кире алырга теләми, бу законлымы? Айгөл Вафина, Казан.

Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Марсель Шаһидуллин әйтүенчә, сатучы һәм сатып алучы арасындагы шәхси гигиена предметлары белән бәйле мөнәсәбәтләр «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы 2300-1 номерлы закон белән билгеләнә. Кайбер кеше шәхси гигиена предметларын, шул исәптән теш щеткасын да кием-салымны кайтарган шикелле алыштырырга, кире бирергә ярый дип белә. 1998 елның 19 гыйнварыннан 55нче Россия хөкүмәте карары нигезендә, сыйфатына зыян килмәгән, әмма кайтарып, алыштырып булмый торган товарлар исемлеге булдырылган. Анда теш щеткалары да кергән. Шуңа да кайтарып булмый торган товарларны сатып алганда кат-кат уйларга кирәк. Сатучының теш щеткасын кире кабул итмәве законлы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading