16+

Үтүкләгәндә энергияне ничек экономияләргә?

Ахирәт дустым үзенең үтүге белән «мактанып үтерә» инде. «Минем үтүк энергияне аз тота», – ди. Аңлатып бирсәгез иде, әлеге көнкүреш приборының сере нәрсәдә? Җәмилә Кәримова, Казан.

Ахирәт дустым үзенең үтүге белән «мактанып үтерә» инде. «Минем үтүк энергияне аз тота», – ди. Аңлатып бирсәгез иде, әлеге көнкүреш приборының сере нәрсәдә? Җәмилә Кәримова, Казан.

Казанның «Мәскәү районы торак-коммуналь хуҗалыгы» идарәче компаниясе белгечләре җавап бирде:
– Экономияләүнең сере – үтүкнең энергиягә сакчыллык функциясенең автомат рәвештә көйләнелүендә. Үтүк тоткычындагы клапан белән эш йөртәсең. Прибор электр челтәренә ялганган булса да, әгәр клапан ябык икән, хәрәкәтсез вакытында (утыртылган яки тактага яткырылган) үтүк пар чыгаруны автомат рәвештә туктата. Нәтиҗәдә, электр куллану кими.
Үтүкләгәндә дә энергияне саклап була. Кер ахыргача кибеп бетмәсен, чөнки каты кипкән кием-салымны үтүкләү өчен кайнаррак үтүк кирәк, ә бу – электр энергиясен күбрәк сарыф итү дигән сүз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading