16+

Вакцина ясатканнан соң авырга узсаң нишләргә?

Коронавируска каршы вакцинаның беренче этабын ясатканнан соң гына авырлы икәнемне белдем. Хәзер икенче этапны ясатыргамы? Нишләргә икән? Азалия Сәмигуллина, Чаллы.

Вакцина ясатканнан соң авырга узсаң нишләргә?

Коронавируска каршы вакцинаның беренче этабын ясатканнан соң гына авырлы икәнемне белдем. Хәзер икенче этапны ясатыргамы? Нишләргә икән? Азалия Сәмигуллина, Чаллы.

– Сәламәтлек саклау министрлыгының баш акушер-гинекологы Татьяна Шиһабетдинова әйтүенчә, сезгә икенче этапны ясатмаска кирәк. Теркәлү урыны буенча участок гинекологында тикшеренеп, хәл-торышыгызны күзәтеп тору яхшырак. Гомумән алганда, Татарстанда коронавируслы әнидән карындагы балага авыру күчү очрагы теркәлмәгән. Әмма, вирус йоктырган авырлы әниләрнең иртәрәк бала табулары, өзлегүләр күзәтелә.

Коронавирус белән авырган йөкле хатыннарга кесарев кисеме ясарга туры килә, тромбозлар күзәтелергә мөмкин. Авырлы вакытта вакцинага каршы прививка ясатырга ярамый, ләкин саклану чараларын күрү комачауламый. Әйтик, булачак әнинең гаилә әгъзаларына вакцина ясатырга була. Шулай ук бер-ике елдан бала табарга теләгән хатыннар да хәзер прививка ясатсалар яхшырак. ЭКОга әзерләнүче хатын-кызларга исә коронавирус кичергән булсалар, бу процедураны авырганнан соң 3-6 ай узгач кына ясарга киңәш ителә.

Фото:http://pixabay.com

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading