16+

1 гыйнвардан Россиядә кабат айныткычлар эшли башлады

Советлар Союзында беренче айныткычлар 1931 елда оешкан булган. Төп-төгәл 80 ел эшләгәннән соң, 2011 елда, алар ябыла.

1 гыйнвардан Россиядә кабат айныткычлар эшли башлады

Советлар Союзында беренче айныткычлар 1931 елда оешкан булган. Төп-төгәл 80 ел эшләгәннән соң, 2011 елда, алар ябыла.

Хастаханәгә баш бәласе
Айныткычларның бетерелүе Эчке эшләр министрлыгы системасындагы үзгәрешләр белән бәйләп аңлатыла. 2012 елда гамәлгә кергән «Полиция турында»гы канунда айныткычлар структура берәмлеге буларак эшләүдән туктый. Хөкүмәт аларны сәламәтлек саклау системасына күчерергә ният кыла. Шуннан соң аякларында басып тора алмаган исерекләрне хастаханәләрнең токсикология яки терапия бүлекләренә китерә башлыйлар. Халыкны айнытуны дәвалау учреждениесенә тапшырып, айныткыч тотуга киткән акчаны янга калдырып булгандыр, әмма медицина хезмәткәрләре өчен ул бер баш бәласенә әверелде. Яңа закон өчен тартышкан депутатлар әйтүенчә, исерек пациентлардан меңләгән табиб зыян күргән һәм шул галәмәт аркасында эштән китүчеләр күп булган.
Моның белән генә проблеманы хәл итеп булмавын күреп, депутатлар айныткычларны кабат эшләтә башларга дигән тәкъдим белән чыктылар һәм аның канун булып кабул ителүенә ирештеләр.

Бактың исә, илдә ел саен 50 мең кеше аракы корбаны була, шул исәптән 8-10 меңе урамда өшеп үлә. Шуның өстенә урамда калган исерекләрне талау очраклары да бар. Айныткычлар бетерелгәннән бирле аек булмаган кешеләр кылган җинаятьләрнең саны 35 процентка арткан. Әлеге вазгыятьтә белгечләр айныткычларны һичшиксез кире кайтарырга дигән фикердә. Әйтүләренчә, алар бюджет учреждениесе, йә булмаса дәүләт-шәхси, яки муниципаль-шәхси партнерлык формасында да булырга мөмкин. Моны төбәкләр үзләре хәл итә.

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгында аңлатуларынча, айныткычка тормышына куркыныч янаган, әмма медицина ярдәменә мохтаҗ булмаган исерекләрне озатачаклар. Аларның эш кагыйдәсен Сәламәтлек саклау, Эчке эшләр, Хезмәт һәм социаль яклау министрлыклары расларга җыена.

“Российская газета” язганча, Дәүләт Думасы кабул иткән канун полиция хезмәткәрләренә исерекләрне айныткычларга аларның рөхсәтеннән башка китерергә рөхсәт бирә. Моның өчен медицина тикшерүе генә дә җитә. Яңа канун нигезендә полиция бу учреждениеләргә гражданнарны “Эчке эшләр министрлыгында Сәламәтлек саклау министрлыгы белән килешенеп каралган тәртиптә” китерәчәк. Ашыгыч ярдәм табибы кешенең нинди ярдәмгә мохтаҗ булуын билгели һәм шуңа карап кая озатачагын хәл итәчәк. Әйтик, башын ярган булса, хастаханәгә, агрессия күрсәтә башласа, участокка алып китәләр. Артык күп эчеп, йөри алмаслык хәлгә килгән, кайда булуын аңлый алмаган исерекләрне айныткычка билгеләячәкләр. “Алар каракларның корбаны булырга яки урамда катып үләргә мөмкиннәр. Шуңа да полициянең кайчандыр булган вазифасын кире кайтару – беренче чиратта гуманитар һәм профилактик чара”, – дип аңлата төзәтмәләрнең бер авторы, Дәүләт Думасының куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору комитеты рәисе Василий Пискарев.    

Шунысы билгеле: айныткычта төн кунган өчен акча түлисе. Ул якынча 1500 сум булыр дип көтелә. Төгәл сумманы төбәкләр хәл итә. Элеккеге айныткычлардан аермалы буларак, анда булып чыкканыңны эш урынына хәбәр итмәячәкләр.

Айныткычлар кирәк
Футбол буенча дөнья чемпионаты алдыннан илнең берничә төбәгендә, шул исәптән Татарстанда да айныткычларны кабат торгыздылар. Җирле эчке эшләр идарәләре мәгълүматларына караганда, исерек килеш кылынган җинаятьләрнең дәрәҗәсе 16,2 процентка кимегән.
Бүген айныткычлар Казанда, Чаллы, Азнакай, Әлмәт, Бөгелмә, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Лениногорск, Түбән Кама һәм Чистай районнарында эшләп килә. 2021 елда аларда бер кешегә күрсәтелгән хезмәтнең бәясе 613,53 сумга төшә. Бу акча дәүләт бюджетыннан бирелә. Клиентлардан акча алынмый.

Ә менә учреждениеләр муниципаль-шәхси партнерлык формасында эшләп китсә, эшмәкәрнең акча да эшлисе киләчәк бит. Яшел Үзән шәһәрендә эшләп килүче айныткыч җитәкчесе Әнәс Батыршин фикеренчә, аларга эләккән исерекләрнең күбесе акчасыз кешеләр. Советлар чорында да акча түләткәннәр, әмма кирәкле сумманы җыя алмаганнар һәм ул айныткычларны тотарга җитмәгән.

Казан мэриясе комитеты матбугат үзәгеннән алынган мәгълүматларга караганда, башкалада айныткыч вазифасын башкара торган «Возрождение» ярдәм үзәге” муниципаль автоном учреждениесе эшли. Кырык ятакка исәпләнгән үзәк 2017 елның февралендә эшли башлаган. Җәмәгать урыннарында исерек хәлдә булган кешеләргә ярдәм күрсәтү Эчке эшләр һәм Сәламәтлек саклау министрлыклары белән берлектә алып барыла.
Узган елның маенда учреждение беренчел медицина-санитар ярдәме күрсәтүгә лицензия ала. Үзәккә исерек кешеләрне полиция һәм ашыгыч ярдәм бригадасы китерә һәм анда эшләүче медицина хезмәткәрләре аларның нинди хәлдә булуларын диагностикалый һәм шуның белән ашыгыч ярдәм хезмәтенең һәм хастаханәләрнең кабул итү бүлекләре эшен җиңелләштерә. Ашыгыч ярдәм кирәксә, фельдшер белән санитар ярдәм күрсәтә.   
Үзәктә мәҗбүриләп тотмыйлар, китәргә теләгән кеше теләсә кайсы вакытта чыгып китә ала. Яки хезмәткәрләр туганнарына шалтырата, такси чакырта.  
Әлеге үзәктә, айныткычларны яңадан ачу турындагы закон проекты әзерләнгән вакытта, Дәүләт Думасы һәм Федерация Советы депутатлары килеп киткән булган. 

– Яңа канун турында сөйләргә әле иртәрәк. Аның белән танышканыбыз юк, ул әле безгә килеп җитмәде. Төбәкләрнең суммасы күпме булуны да, нинди формада эшләячәген дә хәл итәсе бар. Без әлегә бушка эшлибез. Акча булса, бездәге клиентураны үзегез беләсез, алардан акча җыеп булуына шикләнәм, – дип сөйләде ул.

Яшел Үзән айныткычына узган елны 543 кеше китерелгән, аннан алдагы елга караганда 150гә азрак. 2018 елда 800 кеше айныткычта кунып чыккан. “Айныткычлар кирәкме соң?” дигән сорауга Әнәс Батыршин, баштан ук аларны Эчке эшләр министрлыгы структурасыннан чыгарырга кирәкми иде, эчкечелек аркасында сугыш, талау, башка авыр җинаятьләр күп кылына, билгеле бер вакытка гына булса да айныткычта ябып тоту үзен аклый, диде.
Урамда аунап яткан исерекләрдән бизнес эшләп булмавы көн кебек ачык. Шәхси эшмәкәрләрнең моңа алынасы килерме икән? Дәүләт-шәхси эшмәкәрлек формасында ачылса, акча эшләү һәм план тутыру нияте белән барысын да алып китеп ябарга мөмкиннәр. Карап торышка урта керемлеләрен генә сайлап алып, акчасызы әле чәркәханә төбендә ятып та калмагае.  


Англиядә алкоголь исереклегеннән дәвалау хезмәте хәйрия оешмалары, дәүләт органнары, җитле советлар һәм чиркәүләр карамагында алып барыла. Бу проблема белән аеруча Сәламәтлек саклау илкүләм хезмәте шөгыльләнә. Хастаханәләргә авырлык килмәсен өчен, ул җирле айныткычлар булдыру өчен 300 000 фунт стерлинг тота.
Бөекбританиядә шәһәр үзәкләрендә автобус-айныткычлар йөри. Аларга йоклап үз хәленә килер өчен ятып торырга караватлар урнаштырылган.
Германиядә полиция участокларында һәм хастаханәләрдә “айныткычлар өчен камера”лар бар.
Канадада исерек кешене өенә кайтарып куя торган “Кызыл борын” исемле махсус хезмәт бар. Аның өчен, әлбәттә, акча түлисе була.


ЛДПР лидеры Владимир Жириновский айныткычларны, негатив кабул ителмәсен өчен, “арыганнар өчен приют” дип атарга тәкъдим иткән.
Кайбер илләрдә айныткычны жаргон телендә “исерекләр өчен аквариум” дип атыйлар.

Фото: http://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading