16+

122 - бу санны йоклаганда да онытма

 Россия Оборона министрлыгы 122 бердәм телефон саны буенча “Кайнар элемтә” эшләтеп җибәрде.

122 - бу санны йоклаганда да онытма

 Россия Оборона министрлыгы 122 бердәм телефон саны буенча “Кайнар элемтә” эшләтеп җибәрде.

Мәгълүм булганча, “Цифрлы технологияләр” кантакт-үзәге 2020 елда Covid 19 пандемиясе вакытында медицинага кагылышлы белешмәләр алу өчен оештырылган иде.

— Быелның 22 сентябреннән башлап, 122 телефоны аша өлешчә мобилизциягә кагылышлы сорауларга да җавап бирелә. Белешмә үзәге тәүлек дәвамында эшли, анда сменалап 71 оператор хезмәт күрсәтә. Россия Оборона министрлыгы тарафыннан 200 сорауга җавап әзерләнгән, операторлар шалтыраткан кешеләргә әлеге рәсми җавапларны бирә. Әгәр кемнеңдер татарча җавап ишетәсе килсә, ул татар телен белгән операторга тоташтырыла, - дип таныштырды

Татарстанның дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрының беренче урынбасары Илья Начвин.

122 телефоны - бөтен ил күләмендә бердәм. Татарстан җирлегендә әлеге телефоннан шалтыратсаң, син Казандагы яки Чаллы шәһәрендәге контакт-үзәккә тоташасың. Башкортстанда 122 санын җыйсаң, инде сиңа Уфа операторлары җавап бирә. Бу санны кәрәзле һәм стационар (өйдәге чыбыклы телефон) телефоннан да җыеп була, шалтыраткан өчен түләү алынмый.

— Өлешчә мобилизациягә кагылышлы 2 меңнән артык сорау керде. Күбрәк ата-аналар һәм студентлар шалтырата. Кайбер шәхси сорауларга шунда ук җавап бирелмәскә дә мөмкин, ул очракта сорау Россия Оборона министрлыгына җибәрелә һәм соңыннан теге яки бу кешегә җавабы җиткерелә,-диде Илья Начвин.

Өлешчә мобилизациягә кагылышлы сорауларга җавапларны “Объясняем. РФ” сайтыннан да табарга була. Татарстанның Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү министрлыгы сайтына да өлешчә мобилизациягә кагылышлы аңлатмалар куелачак.
 

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading