Тугыз дистәне ваклауның сере нидә? Өлкән яшьтәге геройларыма еш кына шул сорауны бирәм. Һәркемнең фикере төрле. Әмма күбесе күп хәрәкәт итү һәм нерваларның тыныч булуын атый. Гәрчә бу ханымнар бала вакыттан ук ачысын да-төчесен дә күргән булса да.
Язмам герое Балтачта гомер итә. Гыйнвар аенда 90 яшен тутырган. Без районга барганда, буранлы көннәр иде. Шулай булуга да карамастан, Клара апа Рамазанованың капка төпләре, өй алларындагы сукмаклар чип-чиста көрәлгән.
- Карны үзем көрим. Социаль хезмәткәр дә бар. Бүген дә киләм дигән иде. Үзем эшли алган эшне эшлим мин, кирәк булса чакырырмын, килеп йөрмә, дидем. Чаңгыда йөрүемә дә күпләр шакката. Аның нәрсәсе бар инде?! Кемдер җәяүләп йөри, мин чаңгыга басып. Аерма шул гына. Мин бит үз җаем белән генә йөрим, ярышларга әзерләнмим. Балтачта чаңгы ярышлары була. Тик анда өлкәннәр өчен үткәрмиләр. Бәлки катнашыр да идем әле, - дип шаярта Клара апа.
Клара апа Балтачта туган. Гаиләдә 5 кыз үскәннәр. Әтисе сугышта һәлак булган. Әниләре биш баласын да үзе генә тәрбияләп үстерә. Өч кызына югары белем биргән. Шул исәптән Клара апа да университетның география факультетын тәмамлый.
Сугыш башланганны бик яхшы хәтерли ул.
- Иң беренче актив комсомоллар байрак тотып, тарантаска утырып Шәмәрдәнгә юл алды. Сугыш башланганның икенчеме, өченчеме көне иде ул. Сугыш башланганда миңа ун яшь иде. Ул заманда җәйге каникул дигән әйбер булмады. Укытучылар, кечкенә сыйныф укучыларын җыеп, башак җыярга, ясмык йолкырга йөртте. Өлкән сыйныфлар эшчеләр белән беррәттән эшкә йөрде. Көз көне дә укулар сентябрьдә түгел, басуда бәрәңге җыеп бетергәч кенә башлана иде. Кычыткан, алабута ашагач, витамины да организмга күп кергән. Нормаль үсә алдык, - ди героем.
Җиңү көне дә күңелендә уеп калынган. Ул көнне авыл халкы бергә җыелып, башта митинг уздырдылар. Аннан исә: “Бүген ял итәбез! Бүген бәйрәм!”, дип кайтып киттек, дип искә ала шул шатлыклы көнне Клара апа.
1949 елда мәктәпне тәмамлагач, университетка укырга керә. Аннан соң аны Ульяновск өлкәсенә эшкә җибәрәләр. Биш ел шунда хезмәт куя. Чит җирдә яшисе килми кызның. Әнисе ягына кайтырга карар кыла. Кайткач РОНОга инспектор итеп эшкә алалар. Мәктәптәге укытучыларны тикшерә. Районның бөтен мәктәбендә булып чыга. Икешәр атна өйгә кайтмыйча йөрергә туры килә яшь инспекторга.
- Гел командировкада йөрү туйдыра. Балтач мәктәбенә укытучы булып кайтырга ниятләдем. Ә анда урын юк. Бары тик озайтылган көн укытучысы урыны гына буш. Ярар, миңа ул да ярый, мин әйтәм. Моңа халык бик гаҗәпләнде. Инспектор бул да, озайтылган төркемгә укытучы булып кит инде, янәсе! Ул вакытта озайтылган көн укытучысы булып эшләү дәрәҗәле саналмый иде. Ә миңа бу эш бик ошады. Класста 29 бала. Алар белән бергә уйныйсың, дәресләрен карыйсың, сыйныф сәгатьләре үткәрәсең. Өч ел алар белән эшләгәч, балалар бөтенләй үзеңнеке кебек булып бетә. Ул чорда сәяси мәгълүматны аңлату бар иде. Малайлар аның белән бик кызыксынды. Югары сыйныфларга киткәч тә директор сездән килгән укучылар сәясәт мәгълүмат дәресләрендә бик актив дия иде, - дип искә ала Клара апа эшләгән елларын.
Сүз уңаеннан, Клара апа хәзер дә сәясәт белән кызыксына. Аның өендә СССР, Россия тарихына багышланган китаплар өелеп тора. Ул аларны почта аша кайтартып ала. Барысын да кызыксынып укый, анализлый.
- Туксанны тутырырмын дип уйламаган идем. Моның өчен әзрәк кенә булса да кыймылдап йөрергә кирәк. Ялгызым гына булгач, бөтен эшне үзем эшлим. Бакча эшләренә генә булышалар. Чаңгы да файда бирәдер. Анарда йөргәндә бөтен мускуллар эшли бит. Картаймас өчен хәрәкәтләнергә кирәк, тик кенә утырсаң катасың. Озын гомерле булу нәселдән дә киләдер. Әни 99 га җитте. Ул киткәндә миңа 70 яшь иде. Әнинең сеңелләре 96да, 93тә үлде, - дип озак яшәү сере белән бүлеште Клара апа.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар