16+

Акчаның кая киткәнен утырып санаганыгыз бармы?

Еш кына акчаны да күп эшлим, әмма кулда акча тормый бит дигәнне ишетергә туры килә. Ә ул акчаның кая киткәнен утырып санаганыгыз бармы?

Акчаның кая киткәнен утырып санаганыгыз бармы?

Еш кына акчаны да күп эшлим, әмма кулда акча тормый бит дигәнне ишетергә туры килә. Ә ул акчаның кая киткәнен утырып санаганыгыз бармы?

Өйрәтә бу тагын дип уйламагыз инде. Белгәнем белән генә бүлешәм. Сүзем акчаны янда калдыру турында. Бу берничә гадәттән арынсагыз, күп кенә акчагызны янда калдырырсыз.

Өй янындагы кибетләр
Шәһәр җирендә өй тирәләрендә кечкенә кибетләр хәйран. (Сүз сәүдә челтәрләре хакында бармый). Гадәттә, андый кечкенә кибетләрдә бәяләр ике-өч тапкыр кыйммәт була! Элиталы зур сәүдә үзәкләре диярсең!

Моннан чыгу юлы бер генә – кибеткә барыр алдыннан продуктлар исемлеген төзергә (онытмас өчен аны телефонга язарга мөмкин). Шулай иткән очракта, кечкенә кибетләргә керү ихтыяҗы кими.

Зур кибетләрдә дә безнең акчага урын таба торган әйберләр җитәрлек. Мисал өчен касса тирәсендә. Вак-төяк (шоколад, сагыз, балалар өчен төрле тәм-томнар) махсус куела диярсең! Әле бит чират көткәндә күз шоколадка төшә дә, чәй эчәргә ярап куя бу дип, кул сизмәстән дә аны кәрзингә салып куя! (Ах ул күз белән кулны! Акчаның ничек эшләнгәнен белмиләр диярсең!)

Кәһвә һәм юл уңаенда азык капкалап йөрү
Эшкә барганда, заправкада һәм башка җирләрдә автоматтан яисә кечкенә генә кибетләрдән кәһвәне сез дә аласызмы? Ә кемдер исә көн саен кечкенә кафеларда юл уңаеннан гына ашап чыккалый. Әгәр шул кәһвә бәясен, ризык бәяләрен санасаң, яхшы гына сумма җыелачак. Ә ризыкны өйдән алып йөри башласагыз, күпме акчагыз янга калачагын санап чыгара аласыз. Бары тик ялкауланмаска кирәк!

Кулланылмый торган абонементлар
Сәламәт яшәү рәвеше алып бару әйбәт инде ул. Спорт белән шөгыльләнмәгез дип тә әйтмим. Әмма еллык абонемент алучыларның күбесе елга ничә тапкыр бара икән ул залларга? Әгәр дә даими рәвештә шөгыльләнмисез икән, спорт белән шөгыльләнү “приступы” барлыкка килгәндә генә залга барырга мөмкин ләбаса. Аның каравы, 25әр мең сум түгәсе булмый.

Кабельле телевидение
Кайчандыр телевизорда 100-200 канал күрсәтү бик зур “байлык” кебек иде. Өстәвенә сез ул каналны караганда туганнар яисә күршеләр килеп керсә, күңелләр күтәрелә инде!

Аның кадәр каналларга язылучылар, сез чыннан да ул 200 каналны карыйсызмы соң? Өстәвенә хәзер бөтен нәрсәне интернетта да карарга мөмкин.

Язылу дигәннән, беренче айда “бушка” дигән сылтама белән, күпме каналларга, кирәкмәгән мәгълүматларга язылабыз? Ай узуга картадан акча “выжт” итә дә, картадан алына! Әгәр дә инде төрле музыкаль сервирлар кулланасыгыз килә икән, гаиләгә бер уртак сервер яисә кушымтадан файдаланып, гаилә тарифын гына да сайларга була.

Матур савыт
Онытмагыз: матур итеп төргән ризык, гади пакетка яисә катыргыга төргәнгә караганда күпкә кыйммәтрәк! Беренчедән, матур, ялтыравыклы савытның үзенең бәясе булса, икенчедән, продукцияне шул савытка салучыга акча түләргә кирәк.

Игътибар иткәнегез бармы: юылган бәрәңге юылмаганына караганда кыйммәтрәк. Хәзер кайбер яшелчәләрне пешереп тә сата башладылар. Мисал өчен кызыл чөгендер. Пешкән кызыл чөгендер 56 сум торса, пешмәгәненең килосы 27 сум! Әлбәттә беренчесе уңайлырак инде. Вакыт та әрәм итәсе түгел. Тик шулай да...

Әле бит боларга пакет та өстәлә. Көн саен продукт сатып алганда пакет өчен 5 сум калдырабыз дип санасак та, елга хәйран җыелачак. Ә чүпрәктән тегелгән букчалар күп булса 65-70 сум тора!

P.S. Акча санаганны ярата дигән гыйбарәне истән чыгармагыз, җәмәгать!

Лилия ЛОКМАНОВА.

Фото: https://pixabay.com/ru/

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading