Шәһри Казан

Апрельдә ниләр үзгәрә?

1 апрельдән пандемия сәбәпле кертелгән үзгәрешләрнең күбесе гамәлдән чыгарыла. Яңа кануннар да үз көченә керә.

Түләүләр һәм субсидия
1 апрельдән Россиядә социаль пенсияләр, балалар пособиеләре артачак. Социаль пенсияләр 3,4 процентка үсәчәк. Уртача пенсияләр 10 183 сумга кадәр җитәр дип фаразлана.

3 яшьтән 7 яшькә кадәрле балалар өчен пособиеләр дә артачак. Хәзер пособие гаилә кеременә бәйле булачак һәм төбәк яшәү минимумының 50 проценты гына түгел, ә 100 процентына кадәр җиткерелергә мөмкин.
Торак-коммуналь хезмәтләр өчен субсидия алучыларга тудырылган шартлар элеккеге хәленә кайта. Хәзер пандемиягә кадәр булган кебек үк, алты ай саен тиешле документларны тапшыру шарт. Субсидиягә керемнәренең 22 проценттан артыгын коммуналь хезмәтләргә тотучылар дәгъва кыла ала.

ЮХИДИ имтиханы
1 апрельдән ЮХИДИда имтихан бирү тәртипләре үзгәрә. Хәзер “площадка”ны бирәсе булмый. Андагы биремнәр имтиханның практик өлешенә кертеләчәк. Имтихан биргәндә маршрутны имтихан алучы үзе сайлаячак, аңа бары йөриячәк район һәм урам исеме генә әйтеләчәк.
Имтихан тулысынча видеога язылачак һәм ел дәвамында сакланачак.

Шикәр һәм көнбагыш маена бәя артырмы?
Шикәр комы һәм көнбагыш маена бәяләр арттыру 1 апрельгә кадәр кичектерелгән иде. Әмма Россия Министрлар Кабинеты Федераль монополиягә каршы хезмәтенә, Авыл хуҗалыгы министрлыгына һәм Промышленность һәм сәүдә министрлыгына шикәр бәясен – 1 июньгә, ә көнбагыш маенына 1 октябрьгә кадәр арттырмау мөмкинлеген карарга кушты.
Сүз уңаеннан, көнбагыш мае җитештерүчеләр өчен чыгымнарның бер өлешен дәүләт компенсациялиләр.

Реклама

Смартфон сатылмаячак
1 апрельдән Россиядә җитештерелгән программалар урнаштырылмаган гаджетлар сатуга тыелачак. Бу смартфоннарга, компьютерларга, планшетларга һәм Smart Tv (Смарт ТВ)га кагыла.
Үзебезнең программаларны кулланмаган очракта, 1 июльдән штрафлар кертелә. Вазифаи затларга бу 30-50 мең сум, юридик затларга 50-200 мең сум булачак.

65+
65 яшьтән өлкәнрәкләрне мәҗбүри рәвештә читтән торып эшләүгә күчерү бетерелә. Шул ук вакытта эш бирүчеләр коронавирус инфекциясе таралуга бәйле вазгыятьне күзәтеп барырга, хәлләр катлауланган очракта, тәртипләрне кире кайтарырга тиеш була.

Тагын бер үзгәреш
Медицина тикшеренүен хәзер хисапчылар, IT-белгечләр, инженер-техник белгечләр узарга тиеш түгел. Бу процедураны сәнгәгать өлкәсендә куркыныч факторлар белән очраша торган һөнәр ияләренә генә мәҗбүри итәчәкләр.

Эшчәнлеге фиброген хәрәкәттәге аэрозольләр, куркыныч химик матдәләр, шулай ук теләсә кайсы табигать канцерогеннары белән бәйле оешмаларда барлык хезмәткәрләр медицина тикшерүләрен узарга тиеш булачак. Яңа кагыйдәләр буенча, эшкә урнашканда хезмәткәр эш бирүчедән медицина тикшерүенә юллама алырга һәм аны сырхауханәдә СНИЛС, паспорт һәм ОМС яки ДМС полисы белән бергә бирергә тиеш.
Хезмәт кодексы нигезендә, медицина тикшерүе узмаган хезмәткәрне эш бирүче эштән читләштерергә тиеш.

Тәмәке бәясе
1 апрельдән тәмәкегә минималь бәя билгеләнә. Шул рәвешле, тәмәке продукциясе кибетләрдә кимендә 107 сум, ә 2022 елдан 111 сум булачак. 2021 елда тәмәке продукциясенә акцизлар 20 процентка артканлыктан, бер кап 120дән 140 сумга кадәр кыйммәтләнүе көтелә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: