Җиде ел музыка мәктәбендә белем алу көндәлек тормышта да нык ярдәм итә аңа – ишетү сәләте арта. Үзенең сулышын тыңлап, алда каршылыкның булу-булмавын, юлның тигез яки аска таба төшүен билгели ала.
Миләүшә Сафина,
җырчы, инвалид бала әнисе:
– Үз балаң өчен үзең тырышмасаң, беркем дә аңа яхшы шартлар тудырмый. Кешеләр бар нәрсәдән дә гаеп табарга гына тора: инвалид баланы карасаң да, карамасаң да, әбиләре булышса да... Без энәле сүзләргә игътибар итмичә яшәргә өйрәндек инде. Тиешле әйберләрне – подгузник, аяк киемнәрен бирәләр, кайберләрен кайвакыт озаграк көтәргә туры килсә дә. Мәрьямне гади мәктәпкә яздырдык, бушлай өйгә килеп укыталар.
Илфат Имамиев,
инвалид-спортчы, Теләче районы Иске җөри авылы:
– 2011 елның октябрендә, юл һәлакәтенә юлыгып, арка миенә зыян килде. Шуның аркасында аякларым эшләмәс булды, инвалид калдым. Бик авыр вакытлар булды, ике айлап хастаханәдә ятып чыктым. Гаиләм, балам, туганнар һәм дуслар булу, аларның булышлыгы яшәргә көч бирде. Авырлыкларны җиңеп, үземне кулга алып, яңача яши башладым. Өйдә тик яткан вакытта бер шөгыль кирәк иде миңа. Менә шул вакытта кул көрәше буенча тренер Айрат абый Кыямов күнегүләргә чакырып алды. Шуннан спорт белән ныклап дуслашып, чемпионатларда катнашып, призлы урыннар яулый башладым.
_________________________________ Фикер
Үз халкына түгел
Казанда 84 меңнән артык инвалид яши, шуларның 5308е – балалар. Бу әле бер шәһәрдә генә.
Әмма мөмкинлекләре чикле кешеләрне урамда еш очратмыйсың. Төп сәбәп – уңайлы шартлар, урамга чыгар һәм анда йөрер өчен мөмкинлекләр булмау. Шулай ук кешеләрнең мөнәсәбәте, кырын карашы, дорфалыгы да инвалидларны җәмгыятьтән читләшергә мәҗбүр итә.
Телевизордан яки интернетта берәр балага операциягә яки кыйммәтле даруларга акча җыюларын ишетсәм, йөрәк әрни. Ярдәм кулы сузучылар – гадәттә, әз хезмәт хакы алучылар яки ачлы-туклы яшәүче пенсионерлар. Ә бай депутатларның чит илдә чираттагы коттеджен төзеп бетерәселәре бар, каян тапсын алар сезгә хәергә акча?
Россия теләсә кайсы илгә ярдәм итәргә әзер, тик үз халкына түгел. Салют булып күккә акча очсын, күңел ачу программаларына бюджетның шактый өлеше тотылсын, тик мохтаҗ кешеләргә, операциягә тиенләп акча җыючыларга түгел. Бездә медицина бушлай дип шапырынырга яраталар, тик бушлай медицина яки начар хезмәт күрсәтә, яки чиратыңны көтеп тора алмыйча, түләүлесенә барасың. Бездә медицина көчле дип мактаналар, тик никтер катлаулы операцияләрне авыручыларга чит илгә барып ясатырга туры килә. Башкасына өмет юк, ичмасам, мактанмасыннар иде.
Комментарийлар