16+

Август ае чараларга бай һәм аларның күбесе ачык һавада уза

Агымдагы елда республикага килүче туристларның саны арту күзәтелә. Узган елгы белән чагыштырганда, Казан Кремлендә булучыларның саны 25 процентка, Зөягә – 30, Болгарга – 41,7, ә Чистайга 52,3 процентка арткан. 

Август ае чараларга бай һәм аларның күбесе ачык һавада уза

Агымдагы елда республикага килүче туристларның саны арту күзәтелә. Узган елгы белән чагыштырганда, Казан Кремлендә булучыларның саны 25 процентка, Зөягә – 30, Болгарга – 41,7, ә Чистайга 52,3 процентка арткан. 

Туроператорларның мәгълүматларына караганда, Казанда кунаклар озаграк вакытка туктала башлаган, дип белдерде Татарстанның туризм дәүләт комитеты рәисе урынбасары Гөлнара Сафина Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта.  

Апрель ахырында Мәскәү белән Санкт-Петербургтан Казанга чартер рейслар оештырылган иде. Шушы вакыт аралыгында гына да безгә Мәскәүдән –  4710, Санкт-Петербургтан 1187 кеше килгән. 

Татарстан туристларны истәлекле урыннар белән генә түгел, төрле кызыклы чаралары белән дә җәлеп итә. 
12-13 август көннәрендә Болгар җирендә “Бөек Болгар” урта гасыр сугышы фестивале узар дип көтелә. 2014 елдан бирле оештырыла торган әлеге чараның географиясе киңәеп, анда катнашучыларның саны артып тора. 

Быел, фестиваль белән бер вакытта, Болгар территориясендә «Кара пулат» операсы күрсәтеләчәк. Операны бушка карап булачак, дип ассызыклап үтте Гөлнара Сафина журналистларга. 

Гомумән, август ае вакыйга туризмына бай булачак һәм аларның күбесе ачык һавада уза. 
Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова хәбәр иткәнчә, бүген Казанда II Этно - fashion халык иҗаты фестивале ачылды.
–  Фестивальдә ил төбәкләреннән, Азия һәм Берләшкән Милләтләр Берлегеннән 300 халык сәнгать кәчепчелек оешмалары, декоратив-гамәли сәнгать осталары, дизайнерлар һәм  модельерлар катнаша. Кабан күле буенда «Тормыш стиле – мәдәни код» этно-маркет та эшли. Ул 7 августка кадәр ачык, – дип сөйләде министр. 

4, 11 һәм 19 августта Татарстанның дәүләт сынлы сәнгать музее барыбызны да «Сандецкий утарындагы JAZZ»га чакыра.
Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы кунаклар өчен август аена зур программа әзерләгән. 5, 6, 7 август көннәрендә анда Спас ярминкәсе узарга тиеш. 
28-29 августта XIV «Түгәрәк уен»  бөтенроссия татар фольклоры узачак. Фестивальдә Россия төбәкләреннән утызлап фольклор коллектив катнашачак. 

11 августта Милли музей «Волжская Булгария. Великое наследие» күргәзмәсе эшли башлый. Анда Эрмитаж, Россия этнография музее, Дәүләт тарихи музее һәм Татарстан Дәүләт музее оештыра. Проект Бөек Болгар цивилизациясенең татар, чуваш, башкорт, мордва, удмурт, мари һәм башка халыкларның культурасына ничек тәэсир итүен сөйләячәк.
16 августта Бөек Ватан сугышы музее-мемориалында “Тормыш батырлык кебек” күргәзмәсе ачылыр дип көтелә. Ул Советлар Союзы Герое Михаил Девятаевка багышлана.  
18 августта Милли музейда сәүдәгәр һәм төбәкне өйрәнхче, Казанның почетлы гражданины Василий Заусайловның коллекциясе тәкъдим ителәчәк. 
20 августта Кама Тамагы районының Красновилово авылында “Алма спасы” бәйрәме узачак. 
26-28 августта Крутушкада XIII «Крутушка» халыкара этник фестиваль үтә. 
30 августта Камал театры бинасы каршындагы мәйданда “Уйна, гармун” республика халык иҗади бәйрәме оештырыла.  Анда бер меңнән артык гармунчы катнашырга тиеш.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading