16+

Авыл җирендә эт һәм мәче асрау гадәти күренеш, ә шәһәр фатирында?..

Йортның эчке баскыч мәйданчыгында почта тартмасыннан газеталар һәм квитанцияләр алып мәтәшкән мәл. Урам яктагы бер хатын-кызның авазы ап-ачык ишетелеп тора...

Авыл җирендә эт һәм мәче асрау гадәти күренеш, ә шәһәр фатирында?..

Йортның эчке баскыч мәйданчыгында почта тартмасыннан газеталар һәм квитанцияләр алып мәтәшкән мәл. Урам яктагы бер хатын-кызның авазы ап-ачык ишетелеп тора...

Менә сиңа мә!
- Кызым, хорошенькаям минем, - дип, татарчалы-русчалы сөйли әлеге ханым. – Маладис, аякларыңны сөрт шулай, өйгә пычрак кертергә ярамый. Арыгансыңдыр, күпме йөгердең бит, өйдә ял итәрсең. Озакламыйча әниең дә эштән кайтып җитәр, әниеңне каршы алырбыз.
Дәү әниләр кирәк шул ул. Оныкларын әнә ничек кайгырталар, тәрбия кылалар, дип уйлап куйдым. Ишектән, кечкенә гәүдәле этне бавыннан тотып, күрше хатыны килеп керде.
Эх, дөньясы! Эт белән шулай сөйләшә икән бу апаең.

Безнең подъезда биш гаилә эт яки мәче асрый.
– Авыл түгел ләбаса бу. Шәһәр фатирында чирканмыйча ничек эт асрарга кирәк. Җыен мәнсезләр, - дип, башкаларны әрләп йөргән абзый да мәче өчен үләннәр җыеп кайта бүген.
– Сез дә калышмаска булдыгызмыни? – дим.
Күрше акланган сыманрак җавап кайтарды:
– Нишлисең инде, онык: “Мәче кирәк!” – дип ялварды бит.

...Казанның авылдан аермасы юк. Иртә таңда каргалар һәм саесканнар тавышына уянасың. Югаргы катлардагы фатирлардан төрле токымлы этләрнең “Һау-һау”, “Чәң-чәң” итеп өрүләре ишетелә. Иртәнге сәгать 5тә авыл кешесе абзарында терлекләрен караса, шәһәрнекеләр этен җитәкләп яки куенына кыстырып, мәктәп бакчасы тирәләренә “прогулка”га чыга. Шәһәр фатирларында эт асраучыларның барысы да “профессорлар” шикелле акыллы. Аларның, кайчак, җыелышып сөйләшкәннәрен тыңлап узсаң, үзеңне берәр фәнни конференция залында кебек хис итәсең. Ләкин, шуларның бик сирәге генә эреле-ваклы этенә борынчак кидерелергә тиешле таләпне үти.

Этләрнең ишектән чыгуга ук әбиләр тезелешеп утыра торган эскәмия аягына яки рәшәткәгә “пес” итүләрен инде гаепкә дә алмаска булыр иде. Кешеләрнең үз җәнлекләренең “зур йомышларын” тротуарга, ишегалдындагы яшеллеккә, хәтта, мәктәпләрнең эчке территориясенә башкартуына рәхмәт әйтеп булмый инде, мәгәр. Европада эт асраучылар үз этләренең тизәкләрен махсус пакетка тутырып алып китеп, чүплек савытына сала. Казанда, кызаныч, мондый әдәпле кешеләрне меңгә бер мәртәбә генә очратам. Мәктәп укучылары язгы һәм көзге өмәләрдә корган яфракларны яланкул капчыкларга тутыра. Эт тизәге дә шул яфраклар арасында.

АКШның кайбер штатларында шәһәр фатирында эт асрау канун белән тыелган. Эт йөртү кагыйдәләрен бозсаң, зур штраф каралган. Бездә кем ни кыланасы килсә, шуны эшли. Борынчаксыз бозау кадәрле эте белән трамвайга яки троллейбуска да бәреп керүчеләр бар. Дәшмибез. Кондуктор да сүз әйтергә курка. Этен өстереп, тешләтсә, дәваланудан башың чыкмас. Полициянең участок инспекторы иртә-кич урап узганда да, меңнәрчә сум штраф яза алыр иде.

Күрмәдеңме минем этемне?
Эштән кайтып килешем шулай, юлымда бер затлы гына рус әбие очрады. Элек укытучы булып эшләгәндер, мөгаен. Кәефе качкан, күзләре мөлдерәгән, бичараның.
– Көрән төстәге кечкенә эт күрмәдегезме? – ди.
- Күрмәдем шул, - дип җавап кайтарам.
Әби этен эзли китте. Мин дә өйгә җиткәнче як-ягыма каранып бардым. Эт күренсә, әби артыннан йөгерергә риза идем. Юк, күренмәде. Этне югалтып кайтканы өчен, өйдәгеләр әбинең җанын һаман ашыйлардыр әле, мөгаен. Бәлки, этне тапкандыр? Таба күрсен инде, бик зыялы әби иде.
Күршедәге бер хатын һәр көнне иртә-кич мәче кадәрле генә этләрен урамга алып чыга. Кар яки яңгыр яуганда этне куенына тыгып йөри. Һава матур вакытта да күтәреп йөри этне.
– Көчек арый да атламый-бармый, зур этләрдән, машиналардан курка, шунлыктан күтәреп йөрим инде. Кыз “үзем карыйм”, дип елап алдыртты этне, бер атнадан туйды. Хәзер менә үзем йөрим инде, – ди күрше хатыны.
Бала-чагада бер чорда эт, мәче, ташбака, күсе, тутый кош сорап әти-әнинең саруын кайната торган чор була инде ул. “Шәһәр фатирында эт асрамыйлар”, – дигән сүзне кайсысы тыңлый, кайсысы колагына да элми. Балалар, гадәттә, әти-әнигә иркәләнә һәм киреләнә, ә укытучының, тәрбияченең һәм тренерның сүзен үтәүчән була. Шушы кешеләр шәһәр фатирында җәнлек-кош асрауның кирәк түгеллеген ара-тирә әйткәләп куйса, уйнап туйгач, этләрне яки мәчеләрне урамга чыгарып ташлау очраклары да кимрәк булыр иде.
Үзем этләрне һәм мәчеләрне яратам, ләкин, шәһәр фатирында асрарлык чиктә мөкиббән түгелмен. Авыл җирендә эт һәм мәче арсау гадәти күренеш, тик шәһәр фатирын “зоопаркка” әйләндерү кирәкми, миңа калса.

Тешләргә рөхсәт сорамый
Хуҗа үз этен бауда, борынчакта йөртергә бурычлы. Бау кыска да һәм артык озын да булмаска тиеш. Балалар мәйданчыгында, мәгариф учреждениеләре янында (мәктәп, бабалар бакчасы) эт йөртү тыела. Акбаш, амбульдог, Америка бандогы, Бразилия бульдогы, булли кутта, алапах бульдогы (отто), бэндог, бүре-эт гибриды, волкособ, питбульмастив, гуль дог, Төньяк Кавказ этләрен борынчаксыз йөртергә рөхсәт юк. Эт-кешенең дусты, дисәк тә, эт – ул, беренче чиратта, ерткыч җәнлек.
Этләрнең үз хуҗаларын һәм гаилә әгъзаларын тешләгән, талап үтергән очраклар шактый. Кеше шәһәр фатирында эт асрый башлаганчы болар турында ныклап уйлансын, балаларына төшендерсен иде.

Штраф бар, белеп тор
Этне мәгариф учреждениеләре территориясендә йөртсәң, 1 мең сумнан 2 мең сумга кадәр штраф. Паркка баусыз алып чыккан өчен – 1 мең сумнан 2 мең сумга кадәр җәза көтә. Этне җәмәгать транспортына борынчаксыз алып керсәң, 500 сумнан 1 мең сумга кадәр “эт билеты” түлисең. Тулай торакта, күршеләр риза булмаса, эт асрый алмыйсың, моның өчен 2 мең сумга кадәр штраф. Эт җәмәгать урынында йомышын башкарса, 1 мең сумнан 2 мең сумга кадәр штраф. Исерек хәлдә этеңне йөртергә алып чыксаң, шулай ук этне кешегә өстерсәң штрафлар тагын да кырыс, ике очракта да 5 мең сумга кадәр штраф языла.

ФОТО: http://pixabay.com

 

 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading