Шәһри Казан

Банктан, кыйныйбыз, дип шалтыратсалар...

Бер танышым моннан өч еллап элек кредитка машина алган иде. Машинасы белән юл һәлакәтенә эләккәч, аны сатарга булды. Саткан акчага кредитка тагын бер машина алдылар. Кыскасы, ике кредит түли башладылар. Тора-бара декрет ялына чыкты, бала тапты. Керем кимеде, бар өмет- иренең хезмәт хакына. Болар паспорт белән генә акча бирергә әзер...

Дөрес, ай саен 50 меңнән артык сумманы кредитка гына түлиләр икәнен аңлап, процент күрсәткечләре чагыштырмача азрак булган банктан кредит алып, кайбер бурычларыннан котылдылар. Шулай да хәзер дә банкларга ай саен 40 мең түләп баралар. Тагын 400 меңләп түлисе калды, диләр. Бу вакыйганы ни өчен сөйләдемме? Шундый кредит сазлыгына баткан кешеләр шактый бит арабызда. Бер кредиттан котылам дип, икенчесен алып ялгышучылар да байтак. Мондый очракта нишләргә? Кредит хик­мәтләре хакында «Фемида Т.И.» җаваплылыгы чик­ләнгән ширкәте директоры, юрист Руслан Сабирҗанов белән сөйләштек.

- Руслан әфәнде, хәзерге заманда кредитсыз кеше сирәк. Нинди очракта кредит алырга була дип уйлыйсыз?

- Гаҗәп яңгырар, әмма мин бөтенләй кредитларга каршы. Үз гомеремдә бер тапкыр да кредит алганым булмады. Бу, бәлки, гаилә тәрбиясеннән дә киләдер. Әтием финансист булган. Без кечкенәдән «иң яхшысы ва­кытлыча каешны ныграк кысып буу - аннары, акча булганда гына, нәрсә дә булса сатып алу» дигән фикерне ишетеп үстек.

- Фатир, машинаны кредитка алучыларны аңларга да була кебек, ә менә акчасы була торып та, хәтта арзанлы гына те­лефонны да кредитка алучылар бар бит? Бер авыру диярсең...

- Бу кредитка бәйлелек, мавыктыргыч уен кебек. Мусин урамы буйлап барам. Бер чаттан икенчесенә барып җиткән арада гына биш микрооешма урнашкан. Тиз арада акча бирергә әзер торган оешмалар бер-бер артлы тезелеп тора.

- «Быстро деньги», «Деньги в займ» кебек вак оешмаларны әйтәсезме?

- Әйе, нәкъ үзләре. Алар бит акча бирүен би­рә, әле ниндидер акция, ташламалар дигән булып, халыкны үзенә җәлеп итә, нәтиҗәдә, кешене кредит сазлыгына сөйри. Процентлар бик тә югары бит анда. Хезмәт хакына кадәр генә дип алардан алып торган 500 сумыңны 100 мең итеп кайтаруың да ихтимал. Шуңа да кеше кредит алганда җиде кат уйлап, бер кат нәтиҗә ясасын иде.

Реклама

- Кеше кинәт эшен югалта, сәламәтлеге начарланып китә, кыскасы, теге яки бу сәбәпләр аркасында, кредитын түли алмый башлый. Менә шул чакта кешеләргә банклар смслар җибәрә, түләмәсәгез, фәлән итәчәкләр дип тә яныйлар.

- Алай гына янасалар әле. Минем эш тәҗ­ри­бәм­дә аннан куркыныч­рак янауларны да ишеткәнем булды. Банк­ларда бурычлы кешеләр белән эшли торган махсус бүлек­ләр бар. Бер бүлектә эш­ләүчеләр мәгълүмати характердагы смслар юллый, ягъни кредитыгызны вакытында түләргә онытмагыз. Икенче бүлек шалтыратып яный, янәсе, түләмәсәң, төрмәгә утырачаксыз, фатирыгыздан колак кагачаксыз. Юлда сак бул, кыйнаячакбыз, акчаң булмаса, тәнеңне сатып эшлә, дигән әшәке сүзләр дә әйтәләр.Чаллыда яшәүче бер клиентымны хәтта балигъ булмаган кызыңны бомжга әйтеп көчләтәбез, ул йогышлы авыру белән авырый, кызыңа да йоктырачак, дип тә куркыт­каннар иде. Өченче бүлек исә кешенең йортына килеп куркыта, балалар бакчаларына барып, бу малайның әниләре мошенниклар, банкка бурычлары бар, дип әйтүчеләр дә юк түгел. Суд приставыннан килдек дигән булып, фатирдагы әйберләрне алып чыгып китүче банк хезмәткәрләре дә булган. Иң кызыгы - кайбер банкларда хезмәткәрләрне кешегә психологик басым ясарга махсус өйрәтәләр, укыталар.

- Биш-алты банкта кредитың булып, һәрберсе шулай шалтырата башласа... Шуңа да кредит сазлыгыннан чыга алмаган кайберәүләр үз-үзенә кул сала торгандыр...

- Моның бары психологик басым икәнен онытмаска кирәк. Суд карары булмыйча, алар берни эшләтә алмый. Суд прис­тавлары да бары суд карары чыкканнан соң гына йортка килә ала. Суд кешенең бурычлы икәне турында карар чыгарганнан соң, ул документның копиясен бурычлы кешенең үзенә җибәрергә тиеш. Дөрес, күп очракта ул иясенә барып җитми кала, суд приставлары килеп төшкәннән соң гына кеше эшнең нидә икәнен аңлап ала. Суд приставлары кагыла алмаган нәрсәләр дә бар. Болар хакында халык белеп тә бетерми. Гражданнар кодексының 446 нчы маддәсендә алар турында тулы итеп язылган. Әйтик, кешенең банкка күпме генә бурычы булса да, торагын конфискацияли алмыйлар.

- Бурычлы кеше үлеп китте ди, аның өчен кем түләргә тиеш?

- Мирасы кемгә кала, шул түли. Моның да үз нечкәлекләре. Әйтик, мәрхүмнең 20 мең бурычы булган ди, хатынына 10 меңлек мирас күчкән. Хатыны әнә шул ун меңне генә түләргә тиеш. Ягъни мирас тәшкил иткән суммада гына бурычны каплый. Шуңа да кайбер очракта мирастан баш тарту отышлырак та булып чыга.

- Еш кына танышлар поручитель булырга сорый, моның нинди куркынычы бар?

- Дустыңны югалтасың килсә, аннан бурычка алып тор яки поручителең булуны сора, диләр. Поручитель, кредит алучы кебек үк, барлык җавап­лылыкны үз өстенә ала.Кредит алучы түли алмый икән, банклар поручительгә мөрәҗәгать итә. Шуңа да ярдәм итәм дип, үзеңне куркыныч астына куюың да бар икәнен онытмас­ка кирәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: