16+

Бушлай газлаштыруда кемнәр катнаша ала? 80 мең сум акча да кайтарылырга мөмкин...

 Татарстанда 1,5 миллионнан артык фатирга һәм шәхси йортка газ тоташтырылган. Социаль газлаштыру программасына республикадагы 17 меңнән артык гаилә өмет итә ала. Хәзергә 14 702 мөрәҗәгать кергән, шулардан 10 077 гариза эш башкару планына куелган, ә 7,5 гариза буенча инде газ аппаратларын газ челтәренә ялгау эшләренә килешү төзелгән.

Бушлай газлаштыруда кемнәр катнаша ала? 80 мең сум акча да кайтарылырга мөмкин...

 Татарстанда 1,5 миллионнан артык фатирга һәм шәхси йортка газ тоташтырылган. Социаль газлаштыру программасына республикадагы 17 меңнән артык гаилә өмет итә ала. Хәзергә 14 702 мөрәҗәгать кергән, шулардан 10 077 гариза эш башкару планына куелган, ә 7,5 гариза буенча инде газ аппаратларын газ челтәренә ялгау эшләренә килешү төзелгән.

— Республикада газлаштыру 99,5 процентны тәшкил итә, бу Россия төбәкләре арасында иң югары күрсәткеч. Яңа төзелгән һәм элек газ кертелми калган өйләрне газга тоташтыру буенча зур мөмкинлек туды. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин күрсәтмәсе нигезендә йорт урнашкан җир кишәрлегенә кадәр газ торбасы бушлай сузып бирелә. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов газлаштыру буенча төбәк штабын да җитәкли, ул эшләрнең барышын ныклы күзәтчелектә тота,- диде “Газпром трансгаз Казань” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең техник шартлар хезмәте җитәкчесе Артем Алексеев.

Социаль газлаштыру программасына республикадагы 17 меңнән артык гаилә өмет итә ала. Хәзергә 14 702 мөрәҗәгать кергән, шулардан 10 077 гариза эш башкару планына куелган, ә 7,5 гариза буенча инде газ аппаратларын газ челтәренә ялгау эшләренә килешү төзелгән.

Татарстанда социаль газлаштыру программасына 4 миллиард сум билгеләнгән. 903 торак пунктта яшәүчеләрдән 17 меңнән артык гариза тупланыр, дип уйланыла. 
 
Газлаштыруда катнашу тәртипләре:

Йорт урнашкан җир кишәрлеге чигенә кадәр газ торбасы бушлай, фәкать, физик затларга гына сузыла. Җир кишәрлегенең һәм йортның (өй) милек сыйфатында рәсмиләштерелгән булуы шарт. Газ шәхси максатта һәм йорт ихтияҗында гына кулланылырга тиеш. Эшкуарлык максатлары өчен газ торбасы бушлай сузып бирелми. 
Магистраль үткәргеч инде сузылган торак пунктларда гына йорт урнашкан җир кишәрлеге чигенә газ торбасы китереп җиткерелә. 
 
Бакчачыларның да өмете бар

“Шәһри Казан” газетасы хәбәрчесе соравына җавап биреп, Артем Алексеев бакчачылык ширкатьләрендә дә газлаштыру үткәрелүен әйтте. Коммерциячел булмаган бакчачылык ширкате газ үткәргечләр инде сузылган торак пунктка якын урнашкан очракларда, ширкать чигенә кадәр газ торбасы бушлай сузып бирелә. Бакчачылыктагы йортлар милекчеләре ширкать территориясендә торбалар суздыруны акча җыешып башкара. 

 Кемнәр ташламалардан файдалана ала?

Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова аңлатканча, йорт урнашкан җир кишәрлеге чигенә кадәр бушлай газ суздыруда аерым категория гражданнарга ташламалар каралган. Болар: Бөек Ватан сугышы ветераннары, I нче һәм II нче төркем инвалидлар, инвалид балалары булган гаиләләр, гаиләдәге кеше санына акча кереме 10 мең сумнан башлап 19 мең сумнан артмаган гаиләләр.

— Бу категория гаиләләргә йорт кишәрлеге эчендә газ торбасы суздырган һәм йорт эченә газ аппаратлары урнаштырган өчен 80 мең сум акча кайтарып бирелә,-диде Лилия Борисова.
Акчаны эшләрне башкарганнан соң гына алып була. Квитанцияләрне туплап, яшәү урынындагы социаль яклау органнарына мөрәҗәгать итү кирәк.

 Газ кертү өчен кая мөрәҗәгать итәргә?

Йорт урнашкан җир кишәрлегенә кадәр газ суздыруга гаризаларны Газлаштыруның бердәм операторы (Единый оператор газификации) яки Дәүләт хезмәт күрсәтүләре порталы аша тапшырып була. Гаризалар районнардагы эксплуатация-җитештерү идарәләрендә (ЭПУ) һәм район газ хезмәтләрендә (РЭГС) дә кабул ителә. 

 Куен дәфтәренә

“Газпром трансгаз Казань” компаниясендә социаль газлаштыру мәсьәләләрендә “Кайнар элемтә” эшли. Телефоннар: 8 (843) 288-26-14; 8 (843) 288-26-16; 8 (843) 288-23-11.
Социаль газлаштыру сораулары белән Татарстанның тарифлар буенча дәүләт комитетына да шалтыратырга була. Телефон: 8 (843) 236-36-36.

 

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading