16+

Бәяләр “йоклаганда төшләнеп-саташып” үсә дә үсә бугай...

Җәй быел булмады түгел, булды! Кояш үз эшен җиренә җиткереп башкарды – иң пессимистик кешедән дә тел-теш тигерерлек урын калдырмады. Җиләгенә дә барылды, печәне дә чабылды, суы да коенылды, шашлыклар да пешерелде...

Бәяләр “йоклаганда төшләнеп-саташып” үсә дә үсә бугай...

Җәй быел булмады түгел, булды! Кояш үз эшен җиренә җиткереп башкарды – иң пессимистик кешедән дә тел-теш тигерерлек урын калдырмады. Җиләгенә дә барылды, печәне дә чабылды, суы да коенылды, шашлыклар да пешерелде...

Бер рәхәтнең бер михнәте, дигәндәй, әле анда, әле монда табигать афәтләре дә еш булгалады: сулар басты, гарасатлар котырды. Мәктәп-клубларның түбәләрен алып аткалады... Шушы атна башында гына көчле җил Әгерҗе районындагы бер мәктәпнең түбәсен төреп бер читкә алып куйган, дигән фотохәбәр килде. Калай астыннан күренеп торган 20-30 см урынына сәер рәвештә никтер берәр метр калдырып кагылган рәшәткәле (обрешеткалы) фотография генә, әллә осталарның “булдыклылы”гына, әллә хуҗаларның “юмартлыгы”на ишарә булып, интернет битләрендә ялтырап китте дә, онытылды.

Хәерлесе булсын, бәлкем инде шул ук осталарны чакыртып, “киләсе очрашуларга кадәр” дип, яңа акчага яңа түбә дә ябып куйганнардыр. Уку елына 1 атна вакыт калып барганда андый эшкә акча табыла бит ул...

Акча дигәннән, йорт салу мәшәкатьләре дә соңгы бер елда  сизелерлек артып куйды бит әле. “Моңарчы да арзан тормаган төзелеш материаллары базарында бәяләр котырып үсә, металл белән агач бәяләренә исә бөтенләй күз иярми башлаган, узган ел 1000 сумга алып булган материаллар хәзер кимендә 1500-2000 сум тора”, – диделәр. Ышанмадым. Үзем тикшереп карадым. Хәзер сезгә дә сөйлим.

Әлеге дә баягы түбә калае, дөрестән дә, бер ел эчендә якынча 30-32 процентка арткан булып чыкты. АБС пластик (“һәм аннан эшләнгән материаллар” дип укыгыз) якынча 70 процентка, кырланган агач такта ел башыннан гына якынча + 12-15 процент өстәгән булып чыкты. Металл прокаты бәяләре, төп позицияләр (арматура, торбалар) буенча гына да, ике мәртәбә диярлек арткан. Аптырарлыгы да юк, бер ел элек кенә “эшмәкәрләр” кеше ихатасыннан чәлдереп 11-әр сумга тапшыра торган металл ломын хәзер махсус ишек алларындагы кабул итү пунктлары 22 сумнан җыялар булып чыкты. Ә металл артыннан, табигый ки, тимер-бетон эшләнмәләр дә арта.

Бу мәшхәргә аптыраган Россиянең “Торак төзүчеләр ассоциациясе”ннән Федераль монополиягә каршы көрәш идарәсенә:  “Нишләп бәяләр үсә соң, сез кая карыйсыз?!” – кебегрәк эчтәлектәге шикаять тә язган булганнар. Тегеләре исә шикаятьчеләрне: “Егетләр, бәяләр дөнья буйлап арта бит, без берни эшли алмыйбыз” дип җаваплаганнар, имеш.

Баксаң, алар хаклы инде. Агач материалларын гына алыйк, Россия урманын хәзер чит илгә чыгарып сату күпкә отышлырак. ОСП, ДСП, фанера рәвешенә китереп сату – тагын да файдалырак. Шулай булгач, “бичара” базар безнең салымнар бәрабәренә тәрбияләнеп үскән Россия агачын үзебезгә үк нимес кешесенә саткан бәядән сатырга “мәҗбүр” булмый,  кая барсын?

Белгечләр алга таба да төзелеш материалларына бәяләр үсүен дәвам итәчәк, дип кисәтә. Сәбәбе: “Дөньяның, ниһаять, пандемиядән уянып килүе”.
Моңарчы бәяләр “йоклаганда төшләнеп-саташып” үсте микән? Белмим.

Барыгызга да имин тормышлар, ныклы түбәләр һәм җаваплы хуҗалар теләп, мин – Әмир Исламов.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading