16+

Быелгы онлайн Сабан туе шулай узды

Сабан туе үзең катнашсаң гына күңелле уза ул. Читтә генә йөрүче тамашачыга телевизор экраныннан караса да, бәйрәм мәйданын күзәтсә дә – барыбер.

Быелгы онлайн Сабан туе шулай узды

Сабан туе үзең катнашсаң гына күңелле уза ул. Читтә генә йөрүче тамашачыга телевизор экраныннан караса да, бәйрәм мәйданын күзәтсә дә – барыбер.

Күп вакыт: “Кызык булмады быел”, – дип кайталар. “Үзең берәр уенда катнашып карадыңмы, йөрәгең җилкендеме?” – дип сораганга: “Юк”, –  диләр. Быел барыбыз да тамашачы гына булдык.

Милли бәйрәмме, тамашамы?
Элегрәк Сабан туена бөтен кеше бердәй әзерләнгән. Кемдер сөлге, кемдер кулъяулык чиккән, кемдер җиккән атын бизәгән... Сабантуйның мондый эчке матурлыгы 1990 еллар урталарына кадәр сакланды әле. Әниләребез әле яшь килен буларак сөлгеләр чиккән булган. Без дә кулъяулыклар чиктек. Тик менә килен буларак сөлге чигәргә туры килмәде. Вакытлар үтү белән йолалар да үзгәрә бара. Хәзер сөлгене дә тегү машинасы чигә.

Ни генә булмасын, без беребез дә Сабантуйга битараф кала алмыйбыз. Соңгы елларда аның географиясе дә киңәйде. Яз башыннан ук чит илләрдә башланып китә бәйрәм чаралары. Анда яшәүче татарлар бу бәйрәмнең бөтен шартын китереп үткәрергә тырыша. Аннан соң июнь-июль айларында республиканың авыл-шәһәрләрендә уза. Моннан тыш әллә никадәр оешма үзләренең Сабан туен үткәрә. Милли бәйрәмне саклау өчен боларның берсе дә артык түгел.

Һәрбер бәйрәмнең үз кагыйдәләре булган кебек, Сабантуйны үткәрергә әзерлек эшләре алып барыла. Сөлге-бүләкләр җыйнала. Аны бер атна яки бер көн алдан аерым бер бәйрәм рәвешендә оештыралар. Үзем Сабантуйдан бигрәк, шул бирнәне сагынып кайта идем. Авылны яңгыратып гармун уйнап, бүләк җыйнап йөриләр. Һәр гаилә үзенең бүләген әзерли. Соңгы елларда халык шактый матур бүләкләрне махсус әзерләп куя башлады. Хәергә, савап булсынга бирә ул аны.

Кайчак атап та тапшыра: капчык сугышында икенче урынга калучыга, яисә йөгерештә беренче килүчегә...
Бәйрәмнең күрке булып уен-җыр, милли кием, төрле җирлекләрнең махсус бизәлгән атлары да тора. Әлбәттә, аларны оештыруда мәдәният хезмәткәрләре зур көч куя.

Онлайн-Сабантуй барышында да без һәрбер районның үзенчәлекле якларын күрергә дә, алдагы еллардагы истәлекле мизгелләрне искә төшерергә дә өлгердек.

Ат бизәмичә Сабантуйга бармаганнар

Сабантуйның күрке ат булган. Ат ярышлары уздырылган. Электән үк авыл малайлары ярышларда беренчелекне алу өчен атта чабышкан. Беренче һәм соңгы килгән атка атап бүләкләр бирү дисеңме? Соңгы вакытта ат ярышында осталар гына көч сынаша, махсус өйрәнмәгән булсаң аргамаклар янына бик якын китермиләр. Кайбер авылларда, дөресен генә әйткәндә, ат ярышлары элеккечә үткәрелми дә инде. Ә менә түгәрәк мәйданга бизәлгән атлар белән керүдә бернинди чик куелмаган. Бу матур гадәт әле дә яшәп килә. Һәрбер хуҗалык, һәрбер авыл җирлеге атларны үзенчә бизи, аларга матур тасмалар үрә.
Әтнә районы Күңгәр мәдәният йорты директоры Раилә Галиева әйтүенчә, алар кыш-яз айларында атларга бизәклек тасмалар, җәймәләр үрсәләр, Сабантуйга бүләк җыйганда да, бәйрәмнең үзендә дә ат бизәү аерым бер бәйрәмгә әверелә икән.

– Без Сабантуйга “Ат бизәү” йоласын яңарттык. Дугага чиккән һәм кызыл башлы сөлгеләр бәйли торган булганнар. Бу күбрәк атка күз тимәсен, халыкның күзе иң беренче шунда төшсен дип эшләнгән. Атлар бизәү өчен чукларны хатын-кызлар эшләсә, атны киендерүне ир-атлар башкарган. Иң ахырдан – кыңгыраулар тагыла. Арбага йомшак печән салына, шушы эшләр башкарылгач, атлылар да, җәяүлеләр дә мәйданга ашыга. Гармуннар уйнатып, түгәрәк мәйдан килеп керәләр, – дип сөйли ул.

Атны бизәү йоласының үзенчәлекләре булган. Мәсәлән, ат курыкмасын өчен, атның күзе янына куян койрыгы бәйләгәннәр.
Сабантуй – зур әзерлек белән үткәрелә торган бәйрәм. Бәйрәмнең йолаларын да сакларга кирәк. Электән үк калган уеннарга ташашачыны кызыктыра торган заманча уен-ярышларны кертеп җибәрү өчен дә осталык сорый. Шуңа да кайчак кайбер Сабантуйларга үзенчәлекле, кызыклы булганы өчен халык аеруча яратып йөри.

Очрашу мәйданы
Дөресен генә әйткәндә, Сабантуйга чыгу-чыкмау, кайту-кайтмау мәсьәләсе соңгы вакытта икеле-микелегә әйләнә башлаган иде. “Шул Сабан туена барганчы, өйдә шашлык ясап кына утырачакмын”, – дигән сүзне бер түгел, берничә кешедән ишеттем бугай. Бәйрәмнең кадере киткән иде. Ел саен шул бер үк артистлар чыгыш ясый. Әле алар авыл Сабантуйларын чиратка сала башлады. Сәгать 12дә – бу авылда, 3тә теге җирлектә җырлаячак икән.

Сабантуй, милли бәйрәмнән бигрәк, төрле спорт ярышларын җыйнап үткәрелгән чараны да хәтерләтә. Авылда да чын күңелдән катнашып, бүләк өчен көч сынашучылар да азаеп бара. Күпләр тамаша кылырга чыга. Шул ук вакытта өлкәннәр бала-чаганың күңелен күрә.

Сабантуй бер үк вакытта авылдашлар, сыйныфталар, чордашлар белән очрашу урыны да. Быел мондый аралашуга юл куелмады. Безнең татар очраша икән, урыс кебек үбешмәсә дә, кочаклашып, кул бирешеп күрешмичә китми инде. Вируска да ике чордаш кул гына селтәячәк, саклык чаралары онытылыр – бернишләр хәл юк, шундый без. Шуңа да үткәрми яхшы иттеләр.

Тәкә үзебездә калды
Сүз дә юк, Сабантуй үзгә шартларда үтте быел. Әмма аны үз гаиләңдә дә күңелле итеп үткәрергә була. Мәсәлән, җырчы Ильяс Халиков бәйрәмне гаиләсендә башлап та җибәрде.

– Хөрмәтле дуслар, онлайн Сабантуйны башлап җибәрәбез. Баш хөкемдар – Вакыйф Дәүләтшин, судья – Ислам Халиков. Кызлар – җанатарлар! Һәрбер кеше үзенең гаиләсендә үткәрергә тиешле Сабантуй бу! Һәрбер кеше гаилә учагында оештырса, Сабантуй рухын оныттырмаячак. Көрәшеп карыйбыз, көрәшеп буламы-юкмы? Онлайн Сабантуйны шулайрак күз алдына китерәбез, – ди Ильяс.

Шунысы кызык: Ильяс татарча көрәштә үзе үк җиңүче калган. “Онлайн көрәштә тәкә алдым. Бер файдасы булды онлайн Сабантуйның – тәкәсе үземә булды!” – дип сөенечен уртаклаша ул үзенең тамашачылары белән. Икенче батырга Кәҗә тапшырдылар. Кәҗәсе түгел, мәзәге кыйммәт дигәндәй. “Мөбәрәк булсын, куанычлы булсын Сабантуйлар!”, – дип баш хөкемдар Вакыйф абый да үзенең изге теләкләрен җиткерде.

...Чынлыкта онлайн Сабантуйда батыр да калдылар. Бөтен көрәшчеләрне бер мәйданга туплый алмасалар да, чыгышы белән Яңа Чишмә районынанн булган Казан көрәшчесе Булат Мусин төп онлайн-Сабантуйда баш батыр калды.

Күңелдәге Сабантуй
Нәрсә генә булса да, Сабантуй – үз бәйрәмебез. Ул күңел ачу яки спорт бәйрәменә генә кайтып калмаска тиеш. Элегрәк Сабантуй төрле көннәргә билгеләнгән, халык төрле яклардан тамашага җыела торган булган. Сабантуй шулай атналар буе дәвам иткән.
Хәзер исә барысы бер көндә үтә дә китә. Нәкъ онлайн Сабантуй кебек. Шул ук вакытта кайбер авылларда ул киресенчә, үткәрелми башлаган. Монысы да начар.

Кеше олыгайган саен Сабантуйны башкача күрә, балачакта ул бөтенләй икенче иде. Әле дә истә: Сабантуйга бүләк җыйнаганда – бирнә җыйганда безне күккә күтәреп чөяләр. Шунда тагын бер кат һавага күтәрелү өчен без күрше әбинең дә сөлге-яулыкларын тапшыра идек. Аннан йөгерештә, төрле уеннарда катнашу, беренче урын алу... Һәркемнең күңелендә Сабантуй әнә шундый мизгелләрдән җыела ул. Дөньялар үзгәрсә дә Сабантуйны саклап каласы иде. Бездә бит ел фасылы да Сабантуйга кадәр һәм Сабантуйдан соңга дип бүленә.
Быелгысы шулай узды, хәерле булсын! Алдагы елда очрашырга язсын!
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading