Шәһри Казан

Сабан туе тег белән яңалыклар

  • 4 июль 2019 - 13:29
    Урта диңгез ярында «Туган тел»не яңгыратып
    Төркия күптән инде бакча башына әйләнде. Йөрәгеңдә – дәртең, күңелеңдә – теләгең, кесәңдә акчаң булса, анда бару берни түгел бүген. Казаннан туп-туры самолет та оча. Өч сәгать дигәндә, хыялыңны чынга да ашыра. Шуңадыр инде күпләр ял итәр урын дип шул Урта диңгез буйларын, Төркияне сайлый. Без дә күптән түгел генә Төркиядән сәяхәттән кайттык. Тик Казаннан киткәндә, юл биштәренә коену костюмнары белән бергә чигүле түбәтәй-калфаклар, камзуллар да салган идек. Чөнки без Урта диңгез ярына ял итәргә генә түгел, ә Анталиядә яшәүче милләттәшләребез чакыруы буенча Сабан туена бардык.
  • 2 июль 2019 - 12:15
    Бер горурлык хисе
    Халкыбызны бар дөньяга таныткан, күптән инде Татарстан чикләрен үтеп чыккан Сабан туе бәйрәме кыр эшләре, авыл хуҗалыгы белән турыдан-туры бәйләнгән. Язгы чәчүләр тәмамлангач билгеләп үткән аны халкыбыз. Төгәлрәк итеп әйткәндә, ул чып-чын авыл бәйрәме. Шуңадыр, менә унынчы ел инде Бөтенроссия авыл Сабан туе исеме астында ил күләмендә дә уздырыла. Быел да 29 июнь көнне Самара өлкәсенең Камышлы авылында гөрләде ул. Аның беренчесе дә Самара өлкәсенең Гали авылында узган булган. Самаралылар бу юлы да бәйрәмнәрне ничек уздырырга кирәклеген бөтен илгә күрсәттеләр.
  • 16 июнь 2019 - 09:45
    Казан Сабан туенда иң матур чиккән сөлгене күрсәтәчәкләр
    23 июнь көнне Казан Сабан туе узачак. Бәйрәм чаралары шәһәрнең дүрт мәйданчыгында оештырыла, төп бәйрәм чарасы Тынычлык бистәсендәге Каенлыкта үтә. Шәһәрлеләрне һәм кунакларны халык күңел ачулары, иҗади мастер-класслар, кул эшләре ярминкәсе һәм спорт ярышлары белән бай программа көтә, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат үзәге.
  • 12 июнь 2019 - 15:00
    Тәкә түгел машина кирәк!
    Татарстан, Россия буенча Сабан туйлары гөрли. Милли бәйрәм узган саен, халык көрәштә кем баш калуын, кайсы районга машинада җилдереп кайтып китүен барлый. Абсолют батырга машина бирелүе гадәти күренешкә әйләнеп китте инде хәзер. Ләкин зур бүләк көрәшчеләр арасында әледән-әле ризасызлык тудырып тора.
  • 11 июнь 2019 - 15:00
    Сабантуй мизгелләре
    Сабан туе! Исеме үк милли рух биреп тора аның. Балачак, яшьлек хатирәләрен дә искә төшерә. Татарны татар иткән, бар дөньяга таныткан, бергә җыйган иң матур бәйрәмнәребезнең берсе ул. Моны беркем дә инкарь итә алмас. Шулай булмаса, аны татар яши торган иң ерак төбәкләрдә дә: Америкада һәм Австралиядә дә шаулатып үткәрмәсләр иде. Шулай да Сабан туеның күңелләргә уелып калыр иң җете бизәкләре безнең үзебездә – Татарстаныбызда. Узган шимбә-якшәмбедә Сабан туе мәйданы республикабыз авыл-шәһәрләрендә гөрләде. Бүген укучыларыбызга аларның кайберләрендә «булу» мөмкинлеге бирәбез. Сабан туеның асылын саклап калырга иде!
  • 11 июнь 2019 - 11:00
    Сабан туенда батыр бер була
    Быелгы XIX Федераль Сабан туе Новосибирск өлкәсендә уздырылды. Бәйрәм чараларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Новосибирск өлкәсе губернаторы Андрей Травников та катнашты.
  • 24 март 2019 - 11:30
    Казан, Чаллы, Түбән Камада узачак Сабантуй вакытлары билгеле булды
    Татар халык бәйрәме Сабантуй 23 июньдә Казанда узачак. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тиешле указга кул куйды.
  • 11 июль 2018 - 16:17
    Парижда үткәрелгән Сабан туе безгә ник кирәк?
    Хәзер Сабантуйларның ниндие генә юк. Ул Парижга кадәр барып җитте. Ни өчен әлеге милли бәйрәмне төрле җирдә, төрле форматта оештыралар, кирәкме ул безгә? Әлфия апагыз, Казан 
  • 3 июль 2018 - 15:23
    Сабантуй – эчкә шатлык сыймас туй! 
    Олы Кариле авылында быел да балалар өчен Сабантуй бәйрәме гөрләп үтте. Нәниләр өчен бәйрәм үткәрү авылыбызда матур гадәткә әверелде. 
  • 3 июль 2018 - 10:15
    Нурлатта асрауга бала алучы гаиләләр өчен Сабан туе узган
    Әлеге бәйрәм районда 10 ел элек уздырыла башлаган. Сабан туе хәйриячеләр ярдәмендә оештырыла, быел “Факел” футбол командасы уенчылары да ярдәм иткән.
Реклама