16+

Чаллыда балаларыннан баш тартучылар өчен махсус урын ясыйлар

Чаллыда ташландык балаларны калдырып китү өчен "бэби-бокс" ясамакчылар. Ул Чаллының перинаталь үзәгендә 1 июньгә барлыкка килергә тиеш.

Чаллыда балаларыннан баш тартучылар өчен махсус урын ясыйлар

Чаллыда ташландык балаларны калдырып китү өчен "бэби-бокс" ясамакчылар. Ул Чаллының перинаталь үзәгендә 1 июньгә барлыкка килергә тиеш.

"Бэби-бокс" - медицина учреждениесендә сабый баланы калдырып китү өчен ясалган махсус урын. Ул урам ягына караучы трәзәдән һәм бина эчендә урнашкан махсус карават-бишектән тора. Тышкы яктан боксны ачкан кеше баланы шул караватка сала, аны беркем дә күрми, ишек ябыла һәм бикләнә. Калдырылган бала турында медицина учреждениесенә махсус сигнал хәбәр итә.

Бу хәбәрне ишеткәч, ни дияргә дә белмәдек. Килеп җиттек... Күрәсең, бала ташлау очраклары белән башкача көрәшеп булмый, ә ташландык балаларга уңайлы урыннар әзерләү кирәктер...

Проект инициаторы - "Яңа буын" иҗтимагый хәйрия оешмасы вәкиле Ринат Шәихов белән элемтәгә кереп, "бэби-бокс" кую бала калдыручылар күбәюгә китермәсме дип сорадык?

- Фикерләр бик төрле, - диде ул. - Кемдер бала ташлаучылар күбәергә мөмкин ди, әмма әлеге бокслар чарасызлыктан нишләргә белмәгән, ирләре, туганнары тарафыннан ташлаган хатын-кызларның балаларына исән калу мөмкинлеге дә бирәчәк бит. "Беби-бокс" беренче тапкыр Германиядә 12 ел элек барлыкка килгән. Россиядә ул Пермь, Волгоград, Сочи, Арзамас шәһәрләрендә бар. Әйтик, Пермьда шул бокста ике генә бала калдырылган булган. Шуңа да бу чарасызлыктан нишләргә белмәгән хатын-кызлар өчен кирәк.

- Бу хәйрия оешмасы инициативасы, без исә бокс өчен махсус урын бирергә әзер, - диделәр Кама балалар медицина үзәгендә.
Ринат Шәихов әйткәнчә, бер "бэби-бокс" әзерләү өчен 382 мең сум акча кирәк, әлегә 86 мең сум җыелган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading