16+

Мишәр кызы Гөлназның үзенчәлекле дөньясы

Балачактан ук күп кенә авырлыкларга юлыкса да, сынмый-сыгылмыйча, һәр җиңүнең тәмен белеп яши Гөлназ

Мишәр кызы Гөлназның үзенчәлекле дөньясы

Балачактан ук күп кенә авырлыкларга юлыкса да, сынмый-сыгылмыйча, һәр җиңүнең тәмен белеп яши Гөлназ

Балачактан ук церебраль паралич белән интегә ул. Ләкин шуңа да карамастан, күпләребез аңардан ныклы, чыдам булырга, ә иң мөһиме – тормышны яратырга өйрәнә, үрнәк-өлге итеп итә ала.

Ноябрь азагында Мәскәүдә сәламәтлеге чикле кешеләр арасында һөнәри осталык буенча “Абилимпикс” VI Милли чемпионаты узды. Җиңүчеләр арасында Гөлназ Сәгыйрова да бар. Моңа кадәр “Флористика” компетенциясендә беренче урынны яулап, Россия чемпионы булган.
Чып-чын мишәр кызы ул. Әлкидән – Татар Борнае авылыннан. Шөгыле турында сораштыра башласаң, телен-телгә йокмый, сөйли дә бирә. Мишәрлеге аңа башны беркайчан да имичә, алга барырга булышкандыр да.

Гөлназ кечкенәдән үк кул эшләренә хирыс була – рәсем ясау, тегү, бәйләү белән мавыга. Авылдагы урта мәктәпне тәмамлаганнан соң кыз күрше өлкәдәге Димитровград шәһәрендә һөнәри белем ала, аннары Казан технология һәм дизайн көллиятен тәмамлый.

Ирешелгәннәрдә туктап калырга теләмичә, кыз яңа белем һәм күнекмәләр үзләштерә. 2018 елда аңа инвалидлар һәм сәламәтлеге чикләнгән кешеләр арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» милли чемпионатында катнашырга тәкъдим итәләр. Казанда узган конкурста ул «Мода технологиясе» номинациясендә алтын медаль яулаган. Мәскәүдә исә Татарстан данын яклап, 47 конкурсант арасында беренче унлыкка кергән. Үзенең күпкырлы талантлы шәхес булуын күрсәтеп өлгергән Гөлназны быел да “Абилимпикс” милли чемпионатында катнашырга чакырганнар. Бу юлы ул үзенең тренер-остазы белән “Флористика” компетенциясен сайлап алган.

Флористика ул тере һәм ясалма төсләрдән композицияләр булдыру сәнгате, кайвакыт бу эштә чит элементлар да җәлеп ителә. Болар барысы да букет, панно һәм коллажлар төзегәндә файдалы. Флористик композицияләргә бигрәк тә бәйрәм һәм төрле тантаналар алдыннан, туй яки юбилей булса да, ихтыяҗ зур.

– Чәчәкләрне өйрәнү – яңа дөнья кебек, аларда дуслыкта та бар, хәтта бәхәсләшә дә беләләр. Гаҗәп, шулай бит? Хәзер мин Россия җыелма командасында, безне өйрәтәчәкләр. Мин ярты ел элек тормышның 180 градуска үзгәрүен күз алдына да китерә алмый идем. Яшәгез, иҗат итегез, нульдән башларга, креатив булудан курыкмагыз. Укыгыз, өйрәнегез, үз-үзегезне үстерү өстендә шөгыльләнегез. Бу – чынбарлык, – ди Гөлназ.

Тегү осталыгын да камилләштерә ул, борынгы татар чигүләрен өйрәнә. Энҗе белән эшләп, гаҗәеп матур калфаклар, түбәтәйләр, камзулларга аерым бер җан өрә. Бүген кыз – татар милли орнаменты белән үзенчәлекле, матур һәм модалы кием тудыручы дизайнер. Аның клиентлары арасында артистлар һәм телевидение алып баручылары да бар.  

Лилия Гайнуллина.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading