Дус кызым туган көнемә чүлмәктә үсә торган бүлмә гөле бүләк иткән иде. Миңа ул бер дә ошамады. 10 минуттан мин аны алыштырырга дип кибеттә басып тора идем инде. Әмма сатучылар акчаны кире кайтарудан баш тарттылар. Миңа нишләргә?
Миләүшә Садриева, Казан
Чәчәкләр кире кайтарылмый торган товарлар исемлегенә керә, - ди кулланучылар...
Дус кызым туган көнемә чүлмәктә үсә торган бүлмә гөле бүләк иткән иде. Миңа ул бер дә ошамады. 10 минуттан мин аны алыштырырга дип кибеттә басып тора идем инде. Әмма сатучылар акчаны кире кайтарудан баш тарттылар. Миңа нишләргә?
Миләүшә Садриева, Казан
Чәчәкләр кире кайтарылмый торган товарлар исемлегенә керә, - ди кулланучылар хокукларын яклау буенча эксперт Дина Майорова. - Бүләк ошамый дип кенә сезгә аны беркем дә алыштырып бирмәячәк. Бер алгач, кире кайтарып булмый торган әйберләр исемлегенә тагын косметика, техника, автомобильләр, ювелир эшләнмәләр, китаплар, үсемлекләр, хайваннар, шулай ук колготки һәм оеклар да керә.
...вакыт барында укып кал
Декрет ялында утырган хатын-кызларны укыту программасы инде икенче елын эшли. Бала белән өйдә утыручы буларак, минем дә берәр төрле белгечлек аласым килә. Иң беренче кая мөрәҗәгать итәргә кирәк? Аннары тәкъдим ителә торган белгечлекләрнең исемлеген дә беләсе килә иде.
Гөлназ Шакирҗанова, Казан
- Яңа белгечлек алырга теләгән хатын-кызларны яшәү яки теркәлү урыны буенча урнашкан мәшгульлек үзәкләрендә көтәләр. Алар үзләре белән гариза, хезмәт кенәгәсенең һәм баланың туу турындагы таныклыгының күчермәләрен алып килергә тиешләр. Әлеге программа, беренче чиратта, якындагы айларда декрет ялыннан чыгарга җыенучыларга исәпләнгән, - ди ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының кадрларны һөнәри әзерләү бүлеге башлыгы Софья Тонконог. Аның сүзләренә караганда, яңа белгечлек алган хатын-кызларның эшкә урнашканмы-юкмы икәнлеген дә тикшереп торалар алар.
Декретта утыручыларга тәкъдим ителә торган һөнәрләр: аппаратчы, троллейбус, трамвай йөртүче, диспетчер, лифтер, менеджер, официант, бармен, парикмахер, косметолог, визажист, маникюр-педикюр ясаучы, пешекче, секретарь-референт, иминиятләштерү агенты, штукатур-маляр һәм башкалар.
Быел хатын-кызларны Универсиадага әзерлек һәм аны үткәрү вакытларында бик кирәк булачак һөнәрләргә дә өйрәтү каралган. Аларга администратор, белешмәләр бирү буенча кизү, дизайнер, туклану, кешеләрнең килү һәм китүләрен оештыру координаторы, тәрҗемәче, бакчачы, туристлык буенча белгеч, фотога төшерүче, экскурсовод, чәчәкләр буенча белгеч, реклама буенча менеджер һәм башка белгечлекләр алу тәкъдим ителә.
...шыпырт утырсаң гына
Бердәм дәүләт имтиханы вакытында җәмәгать күзәтүчесе булырга телим. Моның өчен нишләргә кирәк икән?
Ринат Мөхетдинов, Буа
Әлеге хезмәт түләүсез. Россия мәгариф күзәтчелеге системасы һәм белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре, укытучылар, югары белем бирү оешмалары укытучыларыннан кала барлык кешеләр дә җәмәгать күзәтүчесе булырга мөмкин. Моның өчен төбәк имтихан комиссиясенә алдан ук гариза биреп куярга кирәк. Гаризада исә паспорт мәгълүматлары, катнашырга теләгән имтихан күрсәтелә. 3x4ле ике фотосурәт тә кирәк. Быел дәүләт (нәтиҗә) аттестациясе уза торган туганнары булу-булмау турындагы белешмә бигрәк тә әһәмиятле. Ул кешене күзәтүче итү-итмәүдә зур роль уйный. Җәмәгать күзәтүчесе статусы таныклык белән раслана. Күзәтүче имтихан барган бүлмәдә булырга, апелляцияләрне караганда катнашырга, имтихан барышын күзәтергә, тәртип бозу очракларын күргәндә кичекмәстән җитәкчелеккә җиткерергә, бу очракта соңыннан нинди чаралар күрелүен тикшереп торырга тиеш. Әмма аның имтихан барышын бозарга, укучыларның игътибарын башкага юнәлтергә һәм имтихан барышында кәрәзле телефон һәм калькулятордан файдаланырга хакы юк.
...барып йөрмә, шалтырат
Хәзер күп кенә белешмәләрне Пенсия фондына телефон аша заказ биреп кенә дә алып була диләр. Нинди белешмәләргә заказ бирергә мөмкин икән?
Сәлимҗан Локманов, Казан
Казан шәһәре Совет районы Пенсия фонды идарәсенең клиентлар белән эшләү хезмәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, «Белешмәгә телефон аша заказ бирү» хезмәте вакытны янга калдырырга ярдәм итә. Белешмәләргә заказны яшәү урыны буенча Пенсия фонды идарәсенә шалтыратып бирергә була. Әзер белешмәне соңыннан, чиратта тормыйча гына, администратордан алып китәләр. Бу эш түләүсез нигездә башкарыла, бары тик белешмәне тиешле вакытта һәм паспорт белән килеп алырга кирәк.
Түбәндәге белешмәләргә заказ бирергә мөмкин:
- ала торган пенсиянең күләме яки кредит, ссуда алу очракларында билгеле бер вакыт аралыгы өчен алынган пенсия күләме турында;
- пенсияне бу районда алмау турында;
- пенсия алучының хезмәт стажы турында;
- социаль хезмәтләр җыелмасын (шул исәптән шәһәр яны тимер юл транспортында йөрүгә) алу хокукы турында;
- ана капиталының күпме өлеше файдаланылмый калуы турында;
- иминиятләштерелгән кешенең шәхси лицевой счетыннан күчермә.
...чыгарып очырмагыз
Урамнарда очып йөргән полиэтилен пакетлар эчемне пошыра. Шуларны берәр җирдә җыймыйлармы икән?
Асия Яруллина, Казан
Полиэтиленның, кызганычка, барысын да җыймыйлар. Литр ярымлы сыра яки минераль су шешәләрен төреп куя торган тыгыз пакетларга сорау бар әле. Шундый полиэтиленның бер килограммы өчен 3 сум бирәләр. Иң кызыгы, кибетләрдә колбаса яки сыр төреп бирә торган юка полиэтиленны да җыялар. Стрейч-полиэтиленның бер килограммы өчен 1 сум 50 тиен бирелә. Мондый чүпне җыюы гына озак инде. Җыйган очракта, аларны Идел буе экология компаниясенең чүп җыю пунктларына тапшыра аласыз. Адреслары: Журналистлар урамы, 31 һәм Декабристлар урамы, 133.
...фатирны кайдан алырга?
Фучик урамы тирәсендәге бер йорттан фатир алырга теләгән идем. Шуннан ерак түгел генә бер телефон компаниясенең башнясы тора. Танышларым, фатирны аннан алма, аның сәламәтлеккә зыяны бар, диләр. Йорт түбәләрендәге антенналар да зыянлы дип ишеткәнем бар. Бу чынлап та шулаймы?
Ильмира Мингалиева, Казан
Әлеге сорау белән без Роспотребнадзорның физик шартлар бүлеге җитәкчесе Илдар Катип улы Вәҗиевкә мөрәҗәгать иттек.
Башняның да, йорт түбәләрендәге антеннаның да нурланышы бар, әмма ул бик аз күләмдә. Бары тик 25-30 ваттны гына тәшкил итә. Телефоннан сөйләшкәндә исә 8 ватт нурланыш алынуны исәптә тотсак, аның куркыныч тудырмавын күз алдына китерү кыен түгел. Башняның өске өлешендә генә нурланыш бара, аскы өлешендә бернинди дә зыян юк. Аның зыяны булсын өчен, шул башня өстенә менеп, бер тәүлек утырып торырга кирәк.
...мәҗбүри түгел, тик кияргә кирәк
Улыма велосипед сатып алдым. Велосипедчылар өчен юл йөрү кагыйдәләрен аңлатып китә алмассызмы икән. Аңа хәзер шлем да алырга кирәк булачакмы?
Илгиз Вафин, Казан
- Велосипедчылар, нәкъ автомобильчеләр кебек үк, юл хәрәкәтендә катнашучылар, - ди Россия ЭЭМ Казан шәһәре буенча ЮХИДИ идарәсенең Вахитов районы буенча бүлеге җитәкчесе Михаил Савин. Юл йөрү кагыйдәләрендә шлем турында конкрет күрсәтмә бирелмәгән, әмма ул машиналардагы куркынычсызлык каешы кебек үк мөһим әйбер. Велосипед техник яктан төзек, алгы якта ак төстәге фара һәм яктылык кайтаргыч, арткы якта яктылык кайтаргыч һәм кызыл төстәге фонарь урнаштырылган булырга тиеш. Ян-якларга исә әфлисун төсендәге яктылык кайтаргычлар урнаштырыла. Велосипедчыларга көндез ачык, кычкырып тора торган төстәге, кичен исә яктылык кайтаргыч элементлары булган киемнәр кияргә тәкъдим ителә.
...стаж кирәк миңа да
2 яшьлек кызым белән декрет ялында утырган чакта мин эшли торган дәүләт оешмасы ябылды. Мәшгульлек үзәгенә барган идем, исәпкә алынасыгыз килсә, эшкә чыгарга әзер булыгыз, диләр. Мин әлегә эшкә чыга алмыйм. Хәзер минем хезмәт стажым өзеләчәкме?
Гөлия Сәмигуллина, Түбән Кама
ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгыннан алынган җавапка караганда, 1991 елның 19 апрелендә кабул ителгән «РФдә халык мәшгульлеге турында»гы 1032-1 нче закон нигезендә вакытлыча эшкә яраксызлык (шул исәптән декрет ялы), хәрби хезмәткә чакырылыш очракларында хезмәт стажына өзеклек керми.
...кемгә тияр бу хәзинә?
Март аенда Санкт-Петербургта Нарышкиннар яшәгән йортта төзекләндерү эшләре барышында хәзинә табылуы турында барлык газеталар да язып чыкты. Ул байлыкларның язмышы ничек булып бетте икән?
Ибраһим Галимов, Казан
Хәзинә әлегә җентекле тикшерү үтә. Алтын-көмеш савыт-сабалар, орденнар һәм башка затлы әйберләрне бәяләү бер ел тирәсенә сузылачак. Аларның алдагы язмышы бары тик шуннан соң гына хәл ителәчәк. Ә язмышны исә реставрация ясаучы компания, шәһәр һәм инвестор бергәләп язачаклар. Җир һәм бина милекчеләре булганлыктан, хәзинә аларга тиеш. Петербург юристлары раслаганча, Нарышкиннарның нәсел дәвамчыларының бу хәзинәгә хаклары юк. Әмма варисларның хәзинәне кулдан болай гына ычкындырасылары килми икән. Алар да юристлар белән сөйләшүләр алып бара. Әйтергә кирәк, беренче җиңүләре дә бар. Болай барса, әлеге хәзинәгә кагылышлы шау-шу тиз генә тынмас әле...
Комментарийлар