16+

Чират зур, мөмкинлекләр чикле

Быелдан инвалидларны техник тернәкләндерү чаралары, шифаханәләргә юлламалар белән тәэмин итү эше, Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгыннан алынып, Социаль иминиятләштерү фондына йөкләнде. Бер оешмадан икенчесенә, үтәргә тиешле хезмәтләр белән бергә, бурычлар да күчте. Былтыр 35 меңгә якын мохтаҗ кеше үзенә тиешле протез-ортопедия эшләнмәләрен ала алмаган,...

Бер ай эчендә генә дә фондка меңнән артык кеше мөрәҗәгать иткән. Сораулар гадәттәгечә: подгузниклар ник бирелми, ортопедик аяк киемнәре нигә юк, кая мөрәҗәгать итәргә, кайчан, ничек алырга? Быел шифаханәләр белән тәэмин итүгә бюджеттан 132 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Бу - 7 меңләп кешегә юллама эләгә дигән сүз. Чиратта 50 мең кеше торганны исәпкә алсаң, күлдәге тамчы кебек кенә шул.

- Иң башта 2015 елга кадәр чиратта торучыларны тәэмин итәчәкбез, сайтыбызда электрон чират булдырылачак, гражданнар чират барышын үзләре дә күзәтеп бара алачак, - ди фонд идарәчесе Рамил Гайзатуллин.

Подгузникларга килгәндә исә, быел ул узган ел өчен бирелмәячәк. Дөрес, гражданнарның чыгымнарын компенсацияләргә җыеналар. Гариза язган очракта, аның күләме былтырның иң югары компенсация суммасы күләмендә түләнәчәк. Гади итеп әйткәндә, гариза язсаң, компенсацияне гадәттәгедән 10-15 процентка күбрәк алачаксың.

Вәкаләтләр бер оешмадан икенчесенә күчсә дә, җыелырга тиешле документлар һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә махсус кирәк-яраклар бирү тәртибе шул ук. Чират та электәге шикелле саклана. Тик фондтагылар шулай да документларның тәртиптәме икәнлеген, чират барышын тикшерергә киңәш итә. Барлык сораулар буенча (843) 221-50-99 «кайнар элемтә» номерына шалтыратырга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading