16+

Давыл тынар, тик эзсез узмас

Көтелмәгән җил-яңгыр, шторм кисәтүе турындагы хәбәрләр гадәттә бер-ике сәгать алдан гына тарала.

Давыл тынар, тик эзсез узмас

Көтелмәгән җил-яңгыр, шторм кисәтүе турындагы хәбәрләр гадәттә бер-ике сәгать алдан гына тарала.

Күпләр бу хакта ишетмичә дә кала. Узган ялларда булып үткән давыл республика районнарында шактый зыян салды. Бәла-казага тарыганнар бу хәлләрне давыл гына түгел, “торнада” дип белдерде.

- Кара болытлар Әтнә ягыннан да, Кукмарадан да килде. Ике яклап килгән болыт кушылган кебек булды. Ишегалдында кош-кортларны тиз генә ябып кереп өлгердек. Ул арада давыллап ява да башлады. Күптән мондый яңгыр яуганы юк иде. Гарасаты да көчле булды, авылдагы бөтен агачларны сындырды. Төз-төз утырган чыршылар да, юан кәүсәле юкәләр дә сынды. Парникларны да, беседкаларны тотып атты. Артык зур зыян салмаса да, хәвефле булды. Озак яумый торды бит, шулай гарасат булачагы билгеле инде. МЧСтан хәбәр бар иде. Аны укып та тормадык, давыл узгач кына укыдык шул, – дип сөйләде Сабага кайткан газета укучыбыз Мөнирә Галәвиева.

Гарасат кайбер авылларны урап узган. Анда көчле яңгыр яуган кебек кенә булган. “Каршы якта берни күренмәде, ап-ак булып яуды. Зыяны булмады. Боз яуган урыннар да булгандыр. Көне иртәдән үк парлы булды бит, шуңа шикләнеп тә, шомланып та торган идем. Бәрәңгегә кирәк иде бу яңгыр, әйбәт яуды. Җәйне коры килә дип тә әйтәләр. Кешеләр сабыр булырга өйрәнеп бетте инде. Хәзер изге теләк тә теләргә өйрәник. Шифалы яңгырлар яусын, дип сорагыз, – диде Биектаудан Сания апа Низамова. Әтнә якларында да бездә көчле яңгыр яуды, җил агачларны сындырып бетергән, башка хәвеф-хәтәр юк, диделәр.

Хәвефле хәлләр кайбер авылларга, кайбер хуҗалыкларга аеруча мәшәкать тудырган. Авыл җирлекләрендә утлар өзелгән. Саба районы Иләбәр авылында бер хуҗалыкны яшен суккан дигән хәбәр килде. Альфред Котдусов хуҗалыгында булып чыкты ул. Абзарларына яшен сугып, бик тиз дөрләп янарга керешкән. Авыл халкы тиз арада җыелышып, янгын сүндерү машинасы да килеп, янгынга өйгә күчәргә ирек бирмәгәннәр. Абзардагы сарыкларны коткара алганнар. “Көчле яңгыр булды, абзар секунд эчендә дөрләп янып китте. Шуннан бик каты җил чыкты. Абзарга якын да килерлек түгел иде” дип сөйләде безгә Иләбәр авылы кешесе.

Сабаның Кече Шыңар авылында шәхси хуҗалыкның терлек торагына зур зыян салган. Түбәне дә, кирпечне давыл сүтеп алган.

Гарасат Мамадыш районы Югары Кыерлы һәм Ташлык авыллары зиратын мәхшәр иткән. Кыерлының зиратына керерлек тә түгел, ишегенә агач ауган. Ташлык зиратында хәлләр тагын да куркынычрак, өр-яңа чардуганнар агач астында калган “Авылга кайтышлый Югары Кыерлы һәм Ташлык авылларының зираты аша үттем. Биредә бик нык давыл узган. Юлларда агач ботаклары ята. Ике зиратка да давыл шактый зыян салган. Давыл Кыерлы авылы фермасының түбәсен дә куптарып аткан”, дигәннәр.

Кукмара районында шторм бигрәк тә хәвефле булган. Этажлы йорт, балалар бакчасының түбәләрен каерып ташлаган. “Без беренче катта яшибез. Давыл куркынычы хәбәрен телефонга килде. Гадәттә, андый хәл бездә булмас дисең, без өйдә бала белән аны-моны сизмәдек тә. Безнең йортның түбәсен каерып ташлаган икән”, – дип сөйләде Земфира Гарәйханова.

Соңгы вакытта яңгыры да хәвефсез генә узмый. Бәла-каза килүе хәзер. Табигать бәла-казалары бәндә башыннан килмәсен, Алла сакласын! Бар да узгынчы булсын!

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Алла сакласын!

    Мөһим

    loading