16+

Дөнья чемпионына физкультура укытуны нигә прокуратура тыя?

Узган атнада газетабыз битләрендә кышкы полиатлон буенча дөнья чемпионы исемен алган азнакайлы 77 яшьлек Мәннаф Хөҗҗәтов турында язып чыккан идек. Шушы көннәрдә Мәннаф абый редакциябезгә шалтыратты. «Татарстан буенча узган спорт ярышларында җиңүче мин, ун тапкыр - Россия чемпионы, полиатлон буенча өч тапкыр - дөнья чемпионы. Мәктәптә физкультура фәне укытам. Әмма...

Узган атнада газетабыз битләрендә кышкы полиатлон буенча дөнья чемпионы исемен алган азнакайлы 77 яшьлек Мәннаф Хөҗҗәтов турында язып чыккан идек. Шушы көннәрдә Мәннаф абый редакциябезгә шалтыратты. «Татарстан буенча узган спорт ярышларында җиңүче мин, ун тапкыр - Россия чемпионы, полиатлон буенча өч тапкыр - дөнья чемпионы. Мәктәптә физкультура фәне укытам. Әмма Азнакай прокуратура хезмәткәрләре, педагогик белем булмыйча, мәктәптә белем бирергә хакым юк, дип аңлатты. Спорт өлкәсендәге җиңүләр укучыларга җитәрлек белем бирер­гә, үземнең шәхси үрнәгем аларны тәрбияләргә җитмиме икән?» - дип кызыксынды ул.

Без бу сорау белән Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгына мөрәҗәгать иттек. Матбугат үзәгендә аңлатканча, закон нигезендә, укытучыларга куелган кайбер таләпләр бар. Россия Федерациясенең «Мәгариф турында»гы 273нче Федераль законында әйтелгәнчә, педагогия өлкәсендә югары, урта белеме булган, квалификация таләпләренә җавап биргән белгечләр эшли ала. «Мәгариф өлкәсендәге хезмәткәрләргә куелган квалификация тасвирламасы» нигезендә, гомуми белем бирү оешмаларында эшләүче укытучыларга түбәндәге таләпләр куелган: «Мәгариф һәм педагогика» тармагында югары белем яки урта һөнәри белем булу, мәгариф өлкәсендә өстәмә белем булу кирәк. Махсус педагогик белеме булмаган хезмәткәрләр, үзләре укытырга теләгән предмет буенча, яңадан әзерлек укулары уза ала. «Физик тәрбия укытучысы» белгечлеге буенча әзерлек курслары үтү өчен, Казан федераль университеты Идел буе төбәкара мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү һәм яңадан әзерләү үзәгенә, шулай ук Идел буе дәүләт физик культура һәм спорт академиясенә мөрәҗәгать итәргә була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading