16+

Дөньяның иң бай кешеләре кемнәр алар?

Яңа ел якынлашканда, гадәт буенча, үтеп барганына нәтиҗәләр ясала. Кем нәрсәгә ирешкән, күпме тапкан, шул тапканның күпмесен капкан... Кайберәүләр шул еллык күрсәткечләр буенча да ярыша һәм шуннан тәм таба.

Дөньяның иң бай кешеләре кемнәр алар?

Яңа ел якынлашканда, гадәт буенча, үтеп барганына нәтиҗәләр ясала. Кем нәрсәгә ирешкән, күпме тапкан, шул тапканның күпмесен капкан... Кайберәүләр шул еллык күрсәткечләр буенча да ярыша һәм шуннан тәм таба.

Швейцариядә ел саен ноябрьнең соңгы җомгасында немец белән француз телләрендә “Баланс” дип аталган журнал дөнья күрә. Мондый исем аңа туры да килми, баланс – ул тигезлек, нәрсәнедер тотрыклы итәргә тиеш. Ә миллионерларның исемлеген бастырып нинди тигезлек сакланганы аңлашылып бетми. Үлчәүнең бер ягына шушы 300 миллиардерны, икенче ягына калган бөтен хаклыкны куйсаң дә тигезлек саклануына шик бар. Элегрәк исемлекнең соңгы планкасы 100 миллион франк булса (бер франк доллардан 11 тиенгә кыйммәтрәк), андый миллионерлар гына да 500 меңнән артып киткәч, рейтинг исемлеген 200 миллонга ия булучылардан гына башларга булганнар. Нәрсә дип вакланып торсыннар инде. Ә зур суммалар белән эш итүчеләрнең моның белән исен китереп булмый. Агымдагы елның беренче яртыеллыгында гына да Швейцариянең сигез банкына 80 миллиард франк акча кергән. Дөнья буйлап коронавирус котыра, ә швейцар банкларына капитал агыла. Әйтерсең лә дөньякүләм икътисади кризис бөтенләй булмаган. Баланс саклангангадыр инде...

Шулай итеп, узган җомгада киң җәмәгатьчелек дөньяның иң-иң калын кесәлеләрен белә алды. Әлеге рейтинг 21 ел рәттән төзелә һәм исемлек әллә ни үзгәреш кичерми. Һәркем үзенең ничә баскычка менгән-төшкәнен генә карый да, тагын да дәртләнеп китеп, җиң сызганып эшли башлый. Ә миллиардерларның эшләре бик авыр – алар металл эретә, нефть таба, дару ясый. Әлеге исемлектә россиялеләр дә бар, быел тагын икегә арткан. Алар әлеге журнал өчен генә “яңа”, акча букчалары кичә-бүген генә калынаймаган. Беренче бишлектә безнекләр юк, аска тәгәрәгәннәр ахры дип тизрәк шуларны эзлисең – берьюлы өч россияленең алтынчы баскычны биләгәнен күргәч, күңел тынычланып куя. Читләр алдында сер бирәсе килми, үзебезнекеләр бит болар! Һәркайсының 14-15 миллиард франкы бар. Әле тагын 34, 62, 92нче урыннарда россиялеләрне күрергә була. Күршедәге Украина, Кыргызстанныкылар 200нче урыннан астарак, ә Казахстанның элеккеге президенты кызы 62нче урында бара. Алар өчен дә шатланыйк.

Әлеге журнал кеше акчасын гына санап утырмый, акча белән чиертмеш уйнаучыларның тормыш рәвеше белән дә таныштыра. “Алар да бәрәңге ашый микән?” – дигән төсле, алар да кеше, гади халыкка кызык бит. IKEAны (Икеа) үзенең варисларына калдырган Ингвар Комрад оныклары, мәсәлән, экономкласс белән генә очалар, алар моны принциптан эшли икән. Безнекеләр шикелле инде, аермасы әллә ни юк, әмма Комрадныкыларның суммалары саллырак. Совет чорындагы “Экономика экономияле булырга тиеш!” дигән лозунгны баш түбәсенә элеп куйсаң, шулайрак буладыр, бәлки.

Шундыйрак хәлләр. Начаррак та булырга мөмкин иде. Яңа ел якынлаша дип, нәтиҗә ясарга ашыкмыйсыздыр әле? Күбебезнең “Баланс” журналына керәсебез юк, тигезлекне дә саклыйсы бар...

Фото: http://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X