16+

Фатир алганда дәүләт ярдәм итә

Фатирга мохтаҗ булсак та, социаль ипотека программасы буенча торак алып булмый. Бюджет өлкәсендә эшләүчебез булмагач, программага эләкмибез. Шуңа да коммерция нигезендә фатир алыр­га гына кала. Бу өлкәдә дә дәүләт ярдәме бар дип ишеткән идек. Ташламалы кредит, имеш, быел бетерелгән, ди, бу дөресме? Алия Вафина, Казан. Дәүләт ярдәме белән ташламалы ипотека...

Фатирга мохтаҗ булсак та, социаль ипотека программасы буенча торак алып булмый. Бюджет өлкәсендә эшләүчебез булмагач, программага эләкмибез. Шуңа да коммерция нигезендә фатир алыр­га гына кала. Бу өлкәдә дә дәүләт ярдәме бар дип ишеткән идек. Ташламалы кредит, имеш, быел бетерелгән, ди, бу дөресме?

Алия Вафина, Казан.

Дәүләт ярдәме белән ташламалы ипотека программасы - социаль ипотека кредитының бер төре, монда фатир алган очракта, кредит процентларының бер өлешен дәүләт үз өстенә ала.Ташламалы ипотека 2015 елның 18 мартыннан эшли башлаган иде. Программа бер елга гына исәпләнгән булса да, җитәкчелек аны 2016 елның азагына кадәр озайтырга кирәк дип тапты. Әлеге программаның максаты - беренчел торак базарында йорт салу белән шөгыльләнгән төзелеш компанияләренә теләктәшлек күрсәтү, кризис заманында халыкка фатир алганда мөмкинлекләр тудыру. Бер елда Татарстанда әлеге программа буенча 2908 ипотека кредиты рәсмиләштерелгән, 4 миллоннан артык сумга кредит бирелгән. Банкның төренә карап, әлеге дәүләт программасы буенча беренчел кертем, процент ставкалары чагыштырмача түбән. Мәсәлән, «Сбербанк»тан алынган мәгълүматлар буенча, аларда ташламалы кредитның еллык ставкасы 12 процентны тәшкил итә. Ташламалы ипотекада ана капиталын да беренчел кертем буларак кулланырга була.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading