16+

“Гафу итегез, бу дөньяда башка яши алмыйм”

Казанның Киров районында урнашкан Салават Күпере микрорайонында март ае башында үсмерләр арасында үз-үзенә кул салуның ике очрагы теркәлгән. Беренче очракта 14 яшьлек кыз 16нчы каттагы тәрәзәдән кар көртенә килеп төшкән, бәхеткә, бала исән калган һәм хәзер авыр хәлдә хастаханәдә ята. Икенче очрак, кызганычка каршы, 16 яшьлек үсмернең үлеме белән тәмамланган.

“Гафу итегез, бу дөньяда башка яши алмыйм”

Казанның Киров районында урнашкан Салават Күпере микрорайонында март ае башында үсмерләр арасында үз-үзенә кул салуның ике очрагы теркәлгән. Беренче очракта 14 яшьлек кыз 16нчы каттагы тәрәзәдән кар көртенә килеп төшкән, бәхеткә, бала исән калган һәм хәзер авыр хәлдә хастаханәдә ята. Икенче очрак, кызганычка каршы, 16 яшьлек үсмернең үлеме белән тәмамланган.

Тикшерүчеләр фикеренчә, үсмерләр кемнеңдер йогынтысы астына эләгергә мөмкин, кемдер аларга үз-үзенә кул салу, ягъни суицид турындагы уй төшендергән яки аның өчен алшартлар тудырган булырга мөмкин. Татарстан тикшерү комитеты “Үз-үзенә кул салуга китерү” маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.
Нәкь шундый ук фаҗига 13 февраль көнне Чаллы янындагы «Усадьба-3» бакчачылык ширкәтендә дә булды. Бер шәхси йортта әнисе 12 яшьлек кызының мәетенә тап була. Ул Чаллының бер мәктәбендә укыган.

– Әлеге гаилә янына барып кайттым. Кыз бала бүлмәсендә үзенә кул салган. Гаиләләре үрнәк, бернинди дә исәптә тормыйлар иде. Фаҗига күргән гаиләнең 9 һәм 3 яшьлек балалары бар. Мин аларга, Кече Шилнә авыл җирлеге исеменнән, нинди дә булса ярдәм кирәк булса, без булышырга әзер, дип әйттем. Алар тыйнак кына баш тартты, – дип сөйләгән “Шәһри Чаллы” газетасына Кече Шилнә авыл җирлеге башлыгы Гадел Даутов.  
Үлгән кызның әниләре «Ашыгыч ярдәм» чакырта. Әмма бала алар килгәнче сулыш алудан туктый. Фаразлар буенча, кыз бала әнисе белән талашкан була.

24 март көнне Яр Чаллының 37 комплексындагы бер фатирда 16 яшьлек укучы кызның үле гәүдәсе табылган. Фаҗига турында беренче булып әнисе белгән, ул әле дә шок хәлендә һәм тикшерүчеләргә нинди дә булса күрсәтмә бирә алмый. 

Билгеле булганча, имин гаиләдә тәрбияләнгән кыз гимназиядә һәрвакыт яхшы билгеләргә укыган һәм әти-әнисенә борчылыр өчен сәбәп тудырмаган. 
Тикшерү суицид версиясенә туктала. Кыз үлем алды хатын калдырмаган, аны үз-үзен үтерүгә этәргән сәбәпләр дә әлегә билгеле түгел.

***
Татарстан балигъ булмаганнар арасында үз-үзенә кул салу очраклары буенча Россия төбәкләре антирейтингы унлыгына керми. 
Татарстанның “Росток” психологик-педагогик тернәкләндерү һәм коррекция үзәге” дәүләт автоном белем бирү учреждениесе директоры Дарья Охотникова әйтүенчә, статистика моннан биш ел элеккегә караганда бераз яхшырган. “Республика бу җәһәттән ил күләмендә урталыкта тора. Без беренче унлыкка кермибез. Бездә яшүсмерләр арасында үз-үзенә кул салырга омтылышлар буенча статистика юк. Чөнки, кагыйдә буларак, балалар шундый омтылыштан соң сәламәтлек саклау учреждениеләренә эләгә һәм аларны биредә эшләүче медицина психологлары үз күзәтчелегенә ала, безгә бу мәгълүматны тапшырмыйлар, ул ябык мәгълүмат булып кала”, – диде ул.. 

***
Ни өчен балалар мондый адымга бара соң? Җәмгыятебез белән бергә шул хакта уйланып утырганда, Татарстанның бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Ирина Волынец ашыгыч чаралар күрүне сорый. Аның фикеренчә, биредә ни өчен балалар шундый коточкыч адымга бару соравы туарга тиеш түгел, ә мондый гамәлгә китерүче сәбәп нәрсәдә? Һәм нигә аларга берәү дә вакытында ярдәм итмәгән?

 Психолог Регина Гайсина фикеренчә, әти-әни үзләренә сорау куярга тиеш: ни өчен без балада үзгәрешләр булуын сизмәдек?
– Барлык психологларның да еш кабатлый торган гомуми кагыйдәсе бар: баланың үз-үзенең тотышына игътибар итегез. Бу аның һәр адымын тикшерү дигән сүз түгел. Суицид кылучы үсмерләрнең күпчелеге психик тайпылышлар белән интекми. Һәрхәлдә, соңгы вакытта шундый очраклар да очрый: яхшы укыган, чит телләрне өйрәнгән, киләчәк турында хыялланган малайлар һәм кызлар үз-үзләренә кул салган.

Әмма үсмерлек чоры аның янындагы кешеләр өчен дә, үзе өчен дә бик катлаулы: яңа проблемалар барлыкка килә, үсмер үзен башкача кабул итә башлый. Бер яктан ул башка, “өлкән”нәрчә яшәргә омтыла, ә икенче яктан, ул әле бу мөмкинлекләрдән файдаланырга әзер түгел, үз-үзеннән шикләнә.
Шулай ук тиз өлгерү һәм, бәлки, тизләтелгән психосексуаль үсеш (кызларда ешрак очрый) беренче тапкыр гашыйк булу, тышкы кыяфәтенең үзгәрүе белән дә бәйледер. Боларның барысын да үсмер үзе генә хәл итә алмый.

Моннан тыш беренче җавапсыз мәхәббәт үсмер өчен олы бер һәлакәт итеп кабул ителә. Еш кына әти-әниләр балаларында булмаган сыйфатларны булдырырга тырыша. Үз балаңдагы сыйфатларны күрә белергә кирәк, ата-ана баланың мөмкинлегеннән чыгып эш итәргә тиеш. Соңыннан бала әти-әнисе куйган таләпләргә туры килә алмыйм дип куркып уңышсызлыкка юлыга, өметсезлеккә бирелә. Баланы шәхес буларак кабул итәргә өйрәнегез. Шул чакта баланы сәбәпсез шелтәләү дә кимиячәк. Яраткан шөгыле булганда бала, һичшиксез, уңышка ирешәчәк, – дигән фикердә психолог.

Фото: https://pixabay.com/

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading