16+

Үгез басса, вирусның эзе дә калмаячак!

Кешелек дөньясына зыян салып яткан астыртын Күсе елыннан котылабыз, ниһаять.

Үгез басса, вирусның эзе дә калмаячак!

Кешелек дөньясына зыян салып яткан астыртын Күсе елыннан котылабыз, ниһаять.

2021 ел – Җир үгезе елы булачак. Үгез – нык, көчле хайван. Үзе батыр, үзе гәүдәле. Бер китереп бассамы, вирусның эзе дә калмаячак! Шуңа күрә Үгез елына зур өметләр баглыйбыз без!

Әллә пандемиядән тәмам туепмы, әллә Үгезне тизрәк ашыктырыпмы, халык Яңа елга әзерләнә башлады да инде. Урамда, кибеттә, транспортта – һәркайда Яңа ел рухы сизелә. Хәтта авылда да!

Мамадыш районы Югары Кыерлы авылы егете Илназ Хисмәтуллин кардан ясалган матур сыннар белән авылдашларын сөендерә. 2021 елның төп символы – Үгезне дә ясап куйган тырыш егет!

– Сыннарны балачактан ясыйм. Авылыбызда кыш көне һәр йорт каршында әнә шундый сыннар балкып тора, – ди ул.

Кардан сыннар ясау тәҗрибәсе белән дә бик теләп уртаклашты.

– Башта карны биек итеп өям. Кар тыгыз һәм каты булсын өчен дүрт яктан такта белән терәтеп куям. Берничә көннән, кар каткач, такталарны алып, сынны пычак белән кисеп ясый башлыйм. Пычкы да кулланам. Әзер сынны махсус буяу белән буйыйм. Боз булып катсын өчен су сиптерәм. Үгез белән чыршы әзер! Тиздән яннарында Кыш бабай белән Кар кызы да булачак, – ди Илназ Хисмәтуллин.

Эльвира ШАКИРОВА

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading