16+

Иң авыры – яңадан яши башлау

26 июнь – наркотиклар кулланучыларга һәм законсыз наркотик әйләнешенә халыкара көрәш көне.

Иң авыры – яңадан яши башлау

26 июнь – наркотиклар кулланучыларга һәм законсыз наркотик әйләнешенә халыкара көрәш көне.

Наркомания белән көрәш дәүләтнең төп бурычы булып тора. Юкка гына безнең республикада наркоманияне кисәтү буенча дәүләт программасы беренчеләрдән булып эшли башламагандыр. Әлеге юнәлештә эш өч яссылыкта алып барыла: законсыз наркотик әйләнешен контрольдә тоту, наркотик кулланучыларны дәвалау һәм әлеге афәтне кисәтү. Бүген Татарстанда бу өлкәдә хәл тотрыклы дияргә була. Соңгы дүрт елда уздырган сораштырулар буенча наркотиклар белән бәйле проблемалар халыкны борчый торган мәсьәләләр арасында ахыргы урыннарда.

Татарстан Эчке эшләр министрлыгының наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәсе башлыгы урынбасары Кирилл Жданов әйтүенчә, ел башыннан республикада полиция хезмәткәрләре наркотикларның 34 каналын яба алганнар. 119 килограмм наркотик матдә законсыз әйләнештән алынган. Аларның 70 процентын синтетик наркотиклар тәшкил итә. Белгечләр, бу төр аеруча яшьләр арасында популярлаша бара дип борчыла. Кызганыч, аны табуы авырлык тудырмый, ә менә бер тапкыр кулланганнан соң бик тиз бәйлелек барлыкка килә, ул кешенең психикасына да начар тәэсир итә. Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан быел наркотиклар җитештерүче дүрт оешманың эзенә төшкәннәр.

Наркоманияне кисәтү өлкәсендә республикада масштаблы эш алып барыла. Төрле акцияләрнең уздырылуы моның ачык мисалы. Быел эпидемия аркасында күбесен дистанцион рәвештә үткәрергә туры килгән. Кисәтүнең нәтиҗәсе булуы да сөендерә. Әйтик, 2018 елда яшүсмерләр арасында наркотиклар белән бәйле тәртип бозучылар саны 33 булса, былтыр бу сан 20не тәшкил иткән. Бүген республика наркология диспансерында 9495 кеше исәптә тора. Диспансерда баш табиб урынбасары Резеда Хаева әйтүенчә, наркоманнарның күбесенең башта психологиясен дәваларга кирәк. Савыгуга мотивация булырга тиеш. “Реабилитация” сүзе – яңадан җайлашып яшәү дигәнне аңлата. Менә дәваланганнан соң уздырылган тернәкләндерү курслары да пациентларга яңадан яши башларга өйрәтә. Ә бу – иң авыры.
- Дәвалану бер көндә генә була торган нәрсә түгел. Ул бик озак дәвам итә. Төрле этаплар узарга кирәк. Бу наркоманның туганнары, якыннары белән дә системалы эш. Дәваланганда иң заманча алымнар кулланыла. Савыканнан соң да кеше өч ел диспансер күзәтүе астында тора, – ди Резеда Хаева.


Наркотик куллана башлаучыга хас билгеләр:
– тиз кызып китә, йә киресенчә артык акрынга әйләнә
- үз эченә бикләнә, йә кабалана башлый, холкы гел алышына.
- гаиләдән аерыла, нидер яшерә.
-күз карасы кысылырга, күзе кызарырга мөмкин.

Фото: http://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading