16+

III төркем инвалидлыктан II төркем инвалидлыкка күчеп буламы?

Бөгелмә районы Татар Димескәе авылында III төркем инвалид - 45 яшьлек Илдус Әлмиев яши. Ялгызы гына гомер итә, буыннары сызлый, ул ярдәмгә мохтаҗ. Аның ярдәм итәр кешесе юк. Илдусны ничек тә II төркем инвалидлыкка күчереп булмасмы икән. Фәридә Мөхтәрова, Казан. Татарстан буенча баш медик-социаль экспертиза бюросының Бөгелмәдәге филиалы җитәкчесе Илдус...

III төркем инвалидлыктан II төркем инвалидлыкка күчеп буламы?

Бөгелмә районы Татар Димескәе авылында III төркем инвалид - 45 яшьлек Илдус Әлмиев яши. Ялгызы гына гомер итә, буыннары сызлый, ул ярдәмгә мохтаҗ. Аның ярдәм итәр кешесе юк. Илдусны ничек тә II төркем инвалидлыкка күчереп булмасмы икән. Фәридә Мөхтәрова, Казан. Татарстан буенча баш медик-социаль экспертиза бюросының Бөгелмәдәге филиалы җитәкчесе Илдус...

Бөгелмә районы Татар Димескәе авылында III төркем инвалид - 45 яшьлек Илдус Әлмиев яши. Ялгызы гына гомер итә, буыннары сызлый, ул ярдәмгә мохтаҗ. Аның ярдәм итәр кешесе юк. Илдусны ничек тә II төркем инвалидлыкка күчереп булмасмы икән.

Фәридә Мөхтәрова, Казан.



Татарстан буенча баш медик-социаль экспертиза бюросының Бөгелмәдәге филиалы җитәкчесе Илдус Мәҗитов аңлатуынча, мөрәҗәгать иткән кешенең шул вакыттагы сәламәтлегенә бәйле рәвештә карар чыгарыла һәм авыруга теге яки бу группа билгеләнә. Тора-бара кешенең хәле яхшырырга, начарланырга мөмкин. Группаны үзгәртү өчен, авыру кабат тикшерү узарга тиеш. Башта участок табибына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Махсус юллама нигезендә, авыруның сәламәтлеген кабат тикшерәләр. Әгәр авыру йөри алмый, авыр хәлдә икән, хастаханә аны транспорт чарасы белән тәэмин итә ала, табибларның өйгә килү мөмкинлекләре дә бар.

Илдус абыйның сәламәтлеге ни хәлдә икәнен белү өчен, Татар Димескәе авылы фельдшерлык пункты мөдире Гөлзирә Солтановага да шалтыраттык.
- Бу кешенең теркәлү урыны безнең авылда түгел. Ул Бөгелмәдән вакытлыча торырга гына кайтты. Аны сирәк күрәм. Авылда ике кыз туганы бар, алар аңа булышып торалар, кибеттән азык-төлек алып кайталар. Илдус Әлмиевнең безнең фельдшерлык пунктына мөрәҗәгать иткәне юк, медицина ярдәме кирәк булса, әлбәттә, һәрчак әзербез, - диде Гөлзирә апа.

Илдус Әлмиевнең үзе белән дә сөйләшә алдык. II төркем инвалидлыкка чыгу өчен нинди анализлар тапшырасын, кая барасын да белә булып чыкты ул. Хастаханәгә барып ятарга мөмкинлегем генә юк, ди.

- Ялгызым хастаханә юлын ничек таптыйм... Хатыным, балам да бар иде дә - аерылыштык, менә, ярдәм итәрдәй иптәш булса иде ул! Хәер, авырый торган кеше янына килүче булмас шул. Болай өй тирәсендә йөрим мин, 2002 елда нык агуланган идем, шуннан соң ашказаным авырта башлады, даруларны да эчә алмыйм. Пенсиям күп түгел, алты мең тирәсе, аның да бер меңнән артыгын алиментка түлим. Кыскасы, очны очка ялгап барам. Миңа шалтыратканыгыз өчен рәхмәт инде сезгә, - диде Илдус абый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading