Закон нигезендә, инвалидларга түбәндәге дәүләт ярдәме каралган
Ай саен түләнеп бара торган акчалата ярдәм (бу сумманың бер өлешен теләге буенча инвалид кеше социаль хезмәтләргә тота ала. Әлеге хезмәт табиб рецепты буенча кирәкле даруларны язып бирү, шифаханәгә юлламалар алу, тимер юл транспортында, шулай ук дәвалану өчен шәһәрара җәмәгать транспортында бушлай йөрүне...
Закон нигезендә, инвалидларга түбәндәге дәүләт ярдәме каралган
Ай саен түләнеп бара торган акчалата ярдәм (бу сумманың бер өлешен теләге буенча инвалид кеше социаль хезмәтләргә тота ала. Әлеге хезмәт табиб рецепты буенча кирәкле даруларны язып бирү, шифаханәгә юлламалар алу, тимер юл транспортында, шулай ук дәвалану өчен шәһәрара җәмәгать транспортында бушлай йөрүне үз эченә ала).
Физик яктан мөмкинлекләре чикле кешеләрнең барлык җәмәгать транспорт чараларында бушлай йөрү өчен бердәм айлык социаль юлда йөрү билеты алу хокукы бар. Су юлы транспортында әлеге категория кешеләр 50 процент ташламадан файдалана ала.
181 нче Федераль законның (1995 елның 24 ноябреннән) 17нче маддәсе нигезендә, инвалидларга, гаиләдә физик мөмкинлекләре чикле балалары булганнарга торак-коммуналь хезмәтләргә, наем нигезендә алынган торагы өчен (күпфатирлы йорт булганда, аның белән идарә итү, агымдагы ремонт хезмәтләре өчен), салкын, кайнар су, электр уты, җылылык өчен түләгәндә, 50 процент ташлама каралган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар